Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гәҗит укучылардан яңа ел теләкләреРәмис Фаризов:

Ун көнлек Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бары бер теләк: аек булмаган килеш руль артына утырмагыз, “ара ерак түгел бит, туктатмаслар әле” дигән ышаныч бу очракта зур ялгышлык.

(Тәтеш,  31 декабрь, Тәтеш таңнары). Гәҗит укучылардан яңа ел теләкләре. Рәмис Фаризов:

– Ун көнлек Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бары бер теләк: аек булмаган килеш руль артына утырмагыз, “ара ерак түгел бит, туктатмаслар әле” дигән ышаныч бу очракта зур ялгышлык. Машина йөртүче кузгалуга, ул инде транспорт белән идарә итүче. Табын артында утырганнан соң, иң хәерлесе – таксида кайту,  болай куркынычсызрак та, арзангарак та чыга. 2018 ел башыннан районда 179 юл-транспорт һәлакәте булды, аларда 14 кеше зыян күрде, берсе якты дөньядан китте.

Исерек килеш руль артына утырган 72 шофер ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылды. Өстәвенә, аларның 10сы – транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән затлар.  

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, гомерегезнең кадерен белегез, куркынычсызлык кагыйдәләрен бозмагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев