Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гөлшат Әбделвәлиева: “Тәтеш таңнары”н 1987 елдан бирле алдырам

Укучы газета турында.

Гөлшат Әбделвәлиева, Бакырчы авылы:

– “Тәтеш таңнары”н 1987 елдан бирле алдырам. Аны һәр җомга түземсезлек белән көтеп алам. Газетада бөтен язмалар да мәгънәле, бай эчтәлекле, үзен­чәлекле. Аннан әле тагын бик күп файдалы мәгълүматлар да алып була. Район тормышы белән бергә мәктәпләрдә, китапханәләрдә, мәдәният учакларында узган чаралар да яктыртыла. Кешеләрне борчыган күп кенә мәсьәләләргә чишү юлын табуда ярдәм итүегез турындагы мәкаләләрне дә кызыксынып укыйбыз. Кешеләрнең күпчелеге сигезенче биттәге игъланнарны бик үк яратып бетерми. Алар да шулай ук бик кирәк дип уйлыйм. Ашыгыч кына берәрсенә эш эзләгәндә яки кулай бәядән нәрсә дә булса сатып алырга бик нык ярдәм итә. Үзебезнең “Тәтеш таңнары”н киләчәктә дә алдырачакбыз. Мин инде конкурста катнашып, редакциядән приз да алганым бар. Бүләкләр уйнат­кан вакытта аның дөреслегенә бернинди дә шикләнүләр юк. Хәзер дә әле, газетаны яздыргач ук, квитанцияне отышка җибәрәм. Ә инде бүләк чыкмаган очракта, бер дә борчылмыйм. Газетаны уку – үзе зур бүләк. Газета көннән-көн үзгәрә, матурая, заманча була бара. Газета редакциясе хезмәткәрләренә эшләрендә иҗади уңышлар теләп калам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев