Гореф-гадәтләр мәңгелек мирас булып калсын
Гәҗит укучыларыбыз өчен шулай дип исемләнгән яңа рубрика ачып җибәрәбез.
(Тәтеш, 10 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Без анда районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Рима Сафиуллова белән әңгәмә корып, татар халкының гореф-гадәтләре турында яктыртып, тарихи вакыйгалар, мәгълүматлар белән таныштырып барачакбыз.
Сәхифәбезне халкыбызның бик матур йоласы “Каз өмәсе”ннән башлап җибәрәбез.
“Мин үзем дә “Каз өмәсе”ндә катнашып, аның барлык нечкәлекләрен дә беләм диярлек. Күп көч, вакыт сарыф итә торган авыр эшне күмәкләшеп эшләү тиз дә, җиңел дә. Игелекле һәм бердәм татар халкында кош-корт сугымын һәм йорт күтәрүне өмә җыеп эшлиләр, – ди Рима Гомәр кызы. – “Каз өмәсе” гадәттә көз ахырында яисә кыш башында үткәрелә. Аның да үзенә генә хас тәртибе бар. Казлары күп кешеләр алдагы көннән үк туган-тумачаларына, күршеләренә өмә хакында хәбәр салалар. Шулай ук яшь буынны да чакыралар, чөнки аларга да әлеге йоланы күңелләренә сеңдереп кую мөһим. Казлар йолкынып, эчләре алынып, аяк-башлары чистартыла. Эре канатлары сыдырыла, өмәгә килгән балалар алардан әби-апалар өйрәткәнчә, май канатлары ясый. Чистартылган казларны көянтә башларына элеп, салкын суда юарга алып бару – өмәнең иң күңелле вакыты дияргә мөмкин. Су буеннан кайтуга инде уңган хуҗабикәләрнең майда йөздереп пешергән “каз коймагы”, “каз боткасы” белән сыйлану, үзе бер күңелле мизгелләр. Гореф-гадәтләребез мәңгелек мирас булып калсын иде”.
Редакциядән: Быел көннәр ноябрь башында ук суытып җибәрде. Районыбыз авылларында яшәүчеләр өчен бу “Каз өмәсе”нә җыелып, үзләренең каз-үрдәкләрен кышкылыкка әзерләп куяр вакытны тизләтеп җибәрде. Зур һәм Кече Әтрәч, Келәш, Алабирде, Байраш, Бакырчы, кыскасы, районыбыздагы һәрбер татар авылында әлеге йоланы бик матур итеп дәвам итәләр. Ә “Тәтеш таңнары”, үз чиратында, бу хакта бик шатланып хәбәр итеп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев