Гражданнар җыелышы: Бакырчы авыл җирлеге
Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы башлыгы, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды.
(Тәтеш, 20 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Җирлек башлыгы Илдар Шәмсетдинов гражданнар җыелышында авылда яшәүчеләрне 2022 елда үзара салым акчасын җыю һәм куллану нәтиҗәләре белән таныштырды.
Гражданнарның үзара салым программасы ярдәмендә узган елны Бакырчы, Үтәмеш, Чуаш Чурапаны авылларында урам юллары норматив хәлгә китерелгән. Үтәмештә һәм Татар Чагылдымында зиратны коймалап алганнар, анда әйберләр кую өчен бина төзегәннәр, Чуаш Чагылдымында да зиратка шундый ук бина корып куйганнар.
Бакырчы авылында зиратны коймалап алганнар, әлеге игелекле гамәлгә акчаның яртысын диярлек “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе бүлеп биргән. Эшләр авыл кешеләре көче белән башкарылган.
– Бакырчыда “Чиста су” программасы буенча 3600 метр озынлыкта су үткәргеч челтәре ясадык, суэтем башнясы һәм насос станциясе урнаштырдык. Хәзерге вакытта судан 52 йорт хуҗалыгы файдалана. Быел бөтен авыл буенча су белән тәэмин итү системасы төзелешен тәмамларга ниятлибез, – дип хәбәр итте Илдар Мәхмүтгәрәй улы.
“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дәүләт программасы буенча Чуаш Чурапаны авылында юл ясалган, коелар казылган. Агымдагы елда коеларның территориясе төзекләндереләчәк. Биредә үк Татарстанның торак пунктларында урам яктырткычларын торгызу программасы буенча республика бюджеты хисабына 8 яктырткыч урнаштырылган, 1300 метр үзлегеннән үткәрүче изоляцияләнгән үткәргечләр суздырылган һәм эшләтеп җибәрелгән. Шулай ук Чуаш Чагылдымында – 4, Татар Чагылдымында – 6 яктырткыч урнаштырылган һәм 700 метр үзлегеннән үткәрүче изоляцияләнгән үткәргеч суздырылган.
– Агымдагы ел планында – 484 200 сум җыю. Финанслау ярдәме белән без тагын 1 936 800 сум алырга өметләнәбез. 2 421 000 сумга урам юлларын норматив хәлгә китерү; төзекләндерү, урам яктырткычлары буенча эшләрне дәвам иттерү, Бакырчыда һәм Үтәмештә зират коймаларын ремонтлау, Чуаш Чурапанында коены төзекләндерү эшләрен башкарырга планлаштырабыз. “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында Чуаш Чурапанында һәм Үтәмештә кое, Чуаш Чагылдымында юллар ясау ниятләнелә, – дигән мәгълүматны бәян итте җирлек башлыгы.
“Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров хуҗалыкның узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләде.
Җыелыш барышында җирлектә яшәүчеләрдән аларны кызыксындырган сораулар бирелде. Чуаш Чагылдымыннан Зиновий Морозкин җитәкчелеккә авыл клубының түбәсен ремонтлауда ярдәм итү турында мөрәҗәгать итте. Аның авылдашы Анатолий Михайлов “Автодор” хезмәт күрсәтү зонасына Чуаш Чагылдымына алып бара торган вак таш өслекле автомобиль юлына, һәм түләү кәгазендә күрсәтелгән номер буенча диспетчерга шалтыратуда килеп чыккан проблемалар турындагы сорауларны бирде (шундый очрак булган, җил-давыл вакытында электр челтәрләрендәге электр үткәргеченә агач ауган). Үтәмештә яшәүче Сәетгәрәй Батталов авылга баручы асфальт юлны ремонтлау турындагы сорауны кузгатты.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов очрашуларга йомгак ясап, гражданнар җыелышы узган елларда башкарылганнарны тагын бер тапкыр төрле яклап анализлау, җирле үзидарә эшендәге уңай күренешләрне тиешенчә бәяләү һәм аларны алга таба хәл итү юлларын табу өчен яхшы мөмкинлек булып торуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев