Гражданнар җыелышы: Бидәңге авыл җирлеге
Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары уза.
(Тәтеш, 27 январь, “Тәтеш таңнары”).
– Татар Бидәңгесе авылында яшәүчеләр үзара салым акчасын сарыф итүгә төп юнәлеш итеп урам юлларын ремонтлауны сайлады, акчаның бер өлеше территорияләрне төзекләндерүгә тотылды, – дип хәбәр итте җирлек башлыгы Гөлназ Галиева. – Төзекләндерү – бу финанслар гына түгел, шулай ук кешелек факторы да. Алга таба ничек яшәячәгебез, балаларыбыз һәм оныклар нинди җәмгыятьтә үсәчәге безнең һәрберебезнең аерым һәм уртак көченә бәйле.
Бидәңге авылы кирәкле барлык инфраструктурага ия, мәчет бар, анда ремонт эшләре үткәргәннәр, күптән түгел газ казанын алыштырганнар. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов моның өчен үзенең ярдәмен күрсәткән. Автобус көндәлек эш тәртибе буенча, сишәмбе һәм якшәмбе көннәреннән тыш, даими рәвештә йөри.
Бидәңгеләр үзара салым программасында 2016 елдан бирле катнаша, аның ярдәмендә республика авылларга дүрт тапкыр күләмендә финанс ярдәме күрсәтә. Җиде ел эчендә 839 500 сум җыелган, финанслау исәбе белән гомуми сумма 4 197500 сум тәшкил иткән. Җирлектә яшәүчеләр шушы еллар эчендә авылдагы тормышны, үз көчләрен һәм дәүләт ярдәмен файдаланып, яхшы якка үзгәртеп булуына инанганнар, ә үзара салым программасы моңа булышлык итә.
Узган елны 208 мең сум җыелган. Халыктан җыелган һәр сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлгән. Юлларны ясауга һәм ремонтлауга, зиратны төзекләндерүгә, тармакланып үскән карт агачларны кисүгә 1 миллион 40 мең сум тотылган. Җирлек башлыгы әйтүенчә, программа буенча агымдагы елда җыелган акчаны файдалану планында, ә бу һәрбер кешедән меңәр сум дигән сүз, шулай ук юлларны норматив хәлгә китерү, Карл Маркс урамындагы асылмалы күперне ремонтлау, икенче зираттагы карт агачларны кисү буенча эшләрне дәвам иттерү.
“Волга” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Ринат Сибгатуллин аның узган елдагы эшчәнлеге турында сөйләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Әхмәтшин районның үткән елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре, мәктәпләрнең, балалар бакчаларының, медицина учреждениеләренең матди-техник базаларын ныгыту һәм башка күп эшләр турында бәян итте.
Җыелышлар – район җитәкчелеге белән очрашып, үзеңнең сорауларны бирү өчен бер дигән мөмкинлек, кыскасы, бидәңгеләр моңардан файдаландылар да. Су белән тәэмин итү проблемасы узган еллардагы кебек көнүзәк булып кала: су басымы җитми. Бидәңгеләр шулай ук Олы Тархан участок хастаханәсендәге ашыгыч ярдәм филиалы хезмәтен яңадан торгызуны үтенәләр, чөнки кичекмәстән ярдәм кирәк булган очракларда Тәтеш үзәк район хастаханәсеннән ярдәм килү соңарырга мөмкин.
Барлык мәсьәләләр контрольгә алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев