Гражданнар җыелышы: Федоровка авыл җирлеге
Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды.
(Тәтеш, 12 февраль, “Тәтеш таңнары”).
Җирлек башлыгы Марина Никонорова гражданнар җыелышында 2022 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар хакында сөйләде.
– Барлык торак йортлар үзәктән су белән тәэмин ителгән, кешеләрне газ белән тәэмин итү эшләре бара, авыл кешеләренең теләге буенча телефон линиясенә һәм Интернетка тоташтыру үткәрелде. Җирлектә өч мәдәният йорты бар, ләкин, ни аяныч, һәр авылда да ФАП юк. Алекина Полянада бина җимерек хәлдә, ул безнең җирлек балансында булганлыктан, аны карап тотуга акча юк, кыскасы, медицина хезмәткәре дә юк, – диде ул.
Үзара салым программасы ярдәмендә узган елны авыл җирлегендә яшәүчеләр ихтыяҗына 1 437 500 сум сарыф ителгән. Финансның төп өлеше Алекина Полянада һәм Федоровкада урам юлларын ремонтлауга тотылган. Удельное Нечасовода авыл кешеләре зират территориясе коймасын беренче чиратта хәл ителергә тиешле мәсьәлә дип санаганнар. Агымдагы елда урам юлларын ремонтлауны, шулай ук зиратны коймалап алуны дәвам иттерү планлаштырыла.
– Үзара салым һәм авыл территорияләрен комплекслы үстерү программалары ярдәмендә авылларның торышы яхшы якка үзгәрә, – дип билгеләп үтте Марина Юрьевна. – Үз эшебезне дәвам итәчәкбез, чөнки эшчәнлегебезнең төп максаты – яшәеш өчен уңай шартлар булдыру һәм җирлектә яшәүчеләрнең җитешлеген яхшырту.
Кышкы вакытларда карны үзмәшгуль Алексей Тужилкин чистарта. Александр Никаноров авылдашлары исеменнән территорияләрне төзекләндерү өчен җирлеккә трактор бирүләре турындагы үтенечне белдерде.
“Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рөстәм Сабиров хуҗалыкның узган елдагы эш нәтиҗәләре турында хисап тотты. Марина Никонорова, үз чиратында, авыл хуҗалыгы ягыннан уңышлы хезмәттәшлекне һәм иганә ярдәме күрсәтелүен билгеләп үтте.
Районның баш ветеринария табибы Рәмис Гариповның мөгезле эре терлекләргә бердәм идентификация үткәрү турындагы мәгълүмати хәбәрен тыңлагач, авыл кешеләренең берсе шәхси ярдәмче хуҗалыкка терлекләрне тамга куелмаган килеш сатып алырга мөмкинме икәнлеге белән кызыксынды, моңа – сату һәм сатып алу бары тик тамгасы булганда гына рөхсәт ителә, дип җавап бирелде. Барлык маллар каралган, тикшерелгән, алар сәламәт булырга тиеш.
Авыл кешеләре, такси хезмәтенең бәясе бик югары булганлыктан, һич югы атнага бер тапкыр булса да Тәтешкә кадәр автобус булса иде дигән үтенечләрен әйттеләр.
– Сезнең җирлектә чын хезмәт сөючеләр яши, авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләүчеләр бар. Шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермалары оештырырга теләүчеләргә бу мәсьәләдә ярдәм күрсәтеләчәк, – диде район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев