Гражданнар җыелышы: Льяш авыл җирлеге
Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары уза
(Тәтеш, 29 январь, “Тәтеш таңнары”).
Льяш авыл җирлегенең гражданнар җыелышында Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов катнашты.
– Безнең авыллар кеше исәбе буенча зур түгел, әмма аларда шәһәр тормышына кызыкмыйча, үзләренең кече ватаннарында яшәргә һәм эшләргә калган кешеләр яши. Һәр җирдәге кебек, бездә дә үз уңышларыбыз, кайчакларда көндәлек хәлиткеч карарлар кабул итүне таләп иткән үз проблемаларыбыз бар, – диде Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова.
“Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе территорияләрдәге үләннәрне чабу, юлларны кардан чистарту кебек шундыйрак күпчелек хуҗалык мәсьәләләрен хәл итүдә булыша. Шулай ук “Р. Р. Зәйнуллин” һәм “Ф. М. Җәләлиев” КФХ җитәкчеләре мәдәни-күмәк чаралар уздырган вакытта иганә ярдәме күрсәтәләр.
– Үзара салым программасы буенча җыелган акча авыл юлларын ремонтлауга, урам яктырткычларын һәм су белән тәэмин итүне карап тотуга, коелар ясауга, урамнарны чистартуга, коммуналь эттергеч сатып алуга сарыф ителде, – дип хәбәр итте җирлек башлыгы. – 354 метр юл вак таш өслекле итеп ясалды: Олы Бисәрдә – 282, Льяштә – 72 метр. Шулай ук Льяштә “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча 148 метр юлга вак таш түшәлде. Агымдагы ел планында – 381 мең сум акча җыю һәм җирлекне алга таба төзекләндерү буенча эшләрне дәвам иттерү. Льяш авылында зиратны, һәйкәл территориясен тәртипкә китерергә кирәк.
Җирлек башлыгы уртак эшкә өлеш керткәннәре өчен киң күңелле авыл кешеләренә рәхмәт белдереп, ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Откан грантка һәм районның финанс булышлыгы ярдәмендә җирлекнең ихтыяҗы өчен трактор сатып алынган. Хәзер җирлек территориясендәге кайбер зур мәсьәләләрне мөстәкыйль рәвештә хәл итеп була.
– Бары тик бердәмләшеп, бары тик бер бәйләм булып кына уңышлы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин! – дигән канатлы сүзләр белән тәмамлады докладын Ирина Тихонова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев