Гражданнар җыелышы: Нармонка авыл җирлеге
Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды
(Тәтеш, 11 февраль, “Тәтеш таңнары”).
2022 елда Нармонка авыл җирлегендә яшәүчеләр тарафыннан үзара салым программасы буенча 676 мең 400 сум җыелган. Финанслау исәбе белән сумма 3 миллион 382 мең сум тәшкил иткән.
Җирлек башлыгы Тәлгать Хәкимов хәбәр иткәнчә, бу акчага Нармонка авылында урам юллары ремонтланган, агачлар киселгән, Колунецта зират территориясе коймасы һәм анда бара торган күпер ремонтланган, яңгыр сулары агу өчен торбалар урнаштырылган. Зеленовкада урам юллары һәм зират коймасы ремонтланган, аның территориясендәге агачлар киселгән һәм кисеп бетерелгән. Кушкуй авылында урам юллары норматив хәлгә китерелгән, Чинчуринода акча су белән тәэмин итү челтәрләренә проект-смета документлары әзерләүгә һәм ике гидрант урнаштыруга сарыф ителгән.
– Узган елны барлык торак пунктларда Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәйкәлләре ремонтланды, Колунецта һәйкәл коймалап алынды, – дип билгеләп үтте үзенең докладында Тәлгать Алимҗан улы. – Торак пунктлардагы урам яктырткычлары тиешле дәрәҗәдә. Төзек булмаган, эшләми торган яктырту приборларын эшләү торышына китерү яки аларны электрны аз сарыф итә торган яңасына алыштыру буенча даими чаралар башкарыла. Авыл җирлекләрен төзекләндерү программасы буенча 2023 елда Нармонканың Мәктәп урамында 130 мең сумга урам яктырткычлары урнаштыру планлаштырыла.
Үзара салым программасына җыелган акчаны агымдагы елда Зеленовкада, Нармонкада, Чинчуринода урам юлларын ремонтлауга, Колунецта су үткәргеч челтәрләре уздыруга һәм зиратны коймалап алуга, шулай ук Кушкуйда зират коймасын ремонтлауга юнәлтергә планлаштырыла.
“Содружество” авыл хуҗалыгы предприятиесе Нармонка авыл җирлегендә төп эш бирүче булып тора. Төзекләндерүдә, шулай ук зур чаралар үткәргән вакытта хуҗалык ярдәм күрсәтә. Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Сабиров 2022 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнары турындагы доклад белән чыгыш ясады.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов белән җирлектә яшәүчеләр арасында кызу әңгәмә барды. Алар Чинчуринодагы Яр урамында яктырткычлар эшләмәвен һәм су белән тәэмин ителеш булмавын хәбәр иттеләр, авыл кешеләрен торак пунктларда хуҗасыз этләр йөрүе борчуга сала. Җыелучылар Тәтеш үзәк район хастаханәсенең отоларинголог табибының эшләү тәртибенең җайсыз булуына канәгатьсезлекләрен белдерделәр. Чинчуринода яшәүчеләрнең үз авылдашларына дәгъвалары булды: суга явызларча түләмәүчеләрдән аны түләтергә мәҗбүр итүләрен таләп иттеләр, ә Владимир Галанцев үзара салым акчасына Нармонкада сулыкка янгын сүндерү машинасы өчен килү юлы ясарга кирәклеген тагын бер тапкыр якташларының исенә төшерде. Авыл кешеләренең барлык мөрәҗәгатьләре һәм дәгъвалары район башлыгының шәхси контроленә алынды.
Җирлек башлыгы Тәлгать Хәкимов билгеләп үткәнчә, Яр урамында бер лампочка яну сәбәпле, яктылык юк. Ул белдергәнчә, әлеге проблема якын араларда хәл ителәчәк.
Рәмис Сафиуллов йомгаклау сүзендә авыл кешеләренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдереп, авылларны саклау республика һәм район җитәкчелегенең мөһим бурычларының берсе булып торуын, чөнки бу илне азык-төлек иминлеге белән тәэмин итүгә турыдан-туры бәйле булуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев