Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Гражданнар җыелышы: Жуково авыл җирлеге

Авыл җирлекләрендә Тәтеш районы җитәкчелеге, төрле хезмәтләр һәм ведомстволар вәкилләре катнашында гражданнар җыелышлары узды.

(Тәтеш, 13 февраль, “Тәтеш таңнары”).

– Җирлектә яшәүчеләр үзара салым программасында елдан-ел активрак катнашалар. 2022 елда гражданнар тарафыннан 344 мең сум җыелды, 1 376 000 сум күләмендә финанслау алынды. Үзара салым акчасының тулаем суммасы 1 720 000 сум тәшкил итте, – дигән мәгълүматны җиткерде гражданнар җыелышында җирлек башлыгы Наталья Борисова. 

Наталья Александровна 2022 елда башкарылган эшләр турында хисап тотып, гражданнарның үзара салым акчасына 26 яктырткыч сатып алынуын һәм алыштырылуын, урам яктырткычлары өчен 2 исәпләгеч урнаштырылуын, Иоковода һәм Кызыл Тарханда су белән тәэмин итү челтәрләре ремонтлануын, Жуковода һәм Иоковода коелар ясалуын, аларны төзекләндерү белән иоковолылар Алексей Храмов белән Сергей Старшинин шөгыльләнүен хәбәр итте. Иоковода берникадәр яңа юл төзелгән һәм 100 метр урам юлы ремонтланган. Жуковода паркны төзекләндерү белән шөгыльләнгәннәр: беседка сатып алганнар һәм урнаштырганнар, яктылык терәкләрен тулыландырганнар, савырлар һәм декоратив кизил үсентеләре ­утыртканнар.  

Җирлек территориясен төзекләндерүгә авыл кешеләре зур әһәмият бирә. “Колос” хуҗалыгы, аның җитәкчесе Рима Сафиуллова авыл кешеләренә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтә. “Экология” ил­күләм проекты кысаларында 2022 елда Иоковода һәм Кызыл Тарханда каты көнкүреш калдыкларының ике полигоны ябылган. Шулай ук Кызыл ­Тархан авылында да тиешсез чүп­лек бетерелгән. 
– Жуково мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәчеләре “Жуково авылының үсеш тарихы музее” проектын гамәлгә ашыруга 200 мең сум республика гранты алдылар һәм ноутбук сатып алдылар, “Ромашкалар” ансамбле өчен рус халык киемнәренә, экспонатлар өчен стеллажларга, стендларга һәм башкаларга заказ бирелде, – дип уртак­лашты җирлек  башлыгы. – Җирлекнең яңа ел чыршысының районда – беренчелекне, респуб­лика конкурсында өченче урынны алуы күңелле хәбәр ­булды. 

Агымдагы елда үзара салым акчасын җирлек авылларындагы урам-юл челтәрләренең торышын норматив хәлгә китерү, урам яктырткычлары объект­ларын карап тору һәм хезмәт күрсәтү, суэтем челтәрләрен ремонтлау, территорияләрне төзекләндерү эшләрен дәвам иттерүгә тоту карары кабул ителгән. Шулай ук алга таба каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын да  норматив хәлгә китерү эшләре күз уңында тотыла. 

– “Авыл территория­ләрен комплекслы үстерү” программасы буенча Жуково һәм Иоково авылларында парковка һәм тротуарлар ясау планлаштырыла, – дип хәбәр итте Наталья Александровна.

“Колос” авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов хуҗалыкның узган елдагы хезмәт нәти­җә­ләре турында сөй­ләде. 

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ­гражданнар җыелышы ахырында җир­лек кешеләренә һәм активына авылның иҗти­магый тормышында катнашканнары өчен рәхмәт белдерде, аларның үз җирлекләре, районы, респуб­ликасы һәм тулаем илнең үсеше өчен зур эшләр башкаруларын билгеләп үтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев