Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңү көне – илебезнең төп бәйрәме

Менә без Бөек Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итәбез. 1945 елның 9 Мае - бу изге көн бездән торган саен ераклаша. Әмма ул безнең йөрәкләрдә мәңгелеккә уелган - шатлык һәм дан, шул ук вакытта кайгы һәм күз яшьләре көне. Фашистлар­ны җиңгән бөек ил, үз азатлыгы өчен аяусыз көрәшкән бөек халык һәм...

Әлеге көн безнең барыбызны да берләштерә, йө­рәкләребез Ватаныбыз өчен горурлык хисләре бе­лән тула.
Иртә белән тәтешлеләр район администрациясе яныннан бәйрәм колонна­сына тезелеп Дан Мону­ментына җыелдылар. Алдан хәрби машиналар белән бәйрәмнең төп катнашучылары - ветераннар баралар. Аларны ике яклап балалар, укытучылар һәм шәһәр халкы озатып кала: чәчәкләр, шарлар, флаглар тоткан мәктәп укучылары һәркемне сәламлиләр. "Музыкаль мәйданчыкта" гармун моңы яңгырый, биредә "Зәңгәр яулык" яңара һәм кызлар әлеге көннең истәлеге итеп күк йөзе төсендәге яулыкларны, ә егетләр кырыгынчы елларны искә төшереп - фронттагы кебек - тәмәке янчыгы бүләк итәләр... Бераз арырак, янәшәдәге мәйданчыкта, сугышны үзләренчә күзаллаган укучылар хис-кичерешләрен кушып ясаган рәсемнәрне һәм котлау открыткалары өләшәләр.
Бөтен кешелек тарихындагы әлеге иң коточкыч һәм канкойгыч сугыш турында халкыбыз беркайчан онытмаячак.
Тынычлык. Без бары тик тынычлык яклы. Чыгыш ясаучыларның барсы да шул хакта әйттеләр. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә чын йөрәктән рәхмәт белдерде, барсына да сәламәтлек, бәхетле озын гомер теләде. "Фронтка киткән 12560 якташыбызның 8482се яу кырыннан әйләнеп кайтмады. 5323е - орден һәм медальләр белән бүләкләнгән", - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республи­касы Президентының Җиңү көне белән котлавын тәтешлеләргә республика юстиция министры Лари­са Глухова тапшыр­ды. "Күмәк батырлык һәм сугышчан халык, тыл эшчәннәренең фидакарьлеге ярдәмендә, дошман коллыгыннан, киләчәгебез өчен куркудан арынып, югалтылган азатлыкка кешелек кабаттан иреште. Бөек Ватан сугышы халкыбызның ихтыяр көченә һәм рухына иң кырыс сынау булды. Без җиңелү ачысын да, җиңү шатлыгын да татыдык. Шул еллар буыны иң кыен шартларда да алгы сафта булачагыбызга, дошманнарның тар-мар ителәчәгенә, җиңү безнең якта булачагына ышанды. Бары тик Татарстаннан гына фронтка 700 меңнән артык сугышчы китте, шуларның яртысы диярлек туган йортларына әйләнеп кайта алмады. Кыю фронтовикларга һәм ару-талу белмәгән тыл эш­чәннәренә тиешле рәхмәт һәм ихтирам сүзләрен җиткереп бетерү мөмкин түгел", - диелә котлау мөрәҗәгатендә.
Бөек Ватан сугышы ветераны Александр Майоров бүтән беркайчан да сугыш­лар булмасын, беркемгә дә, беркайчан да, ул коточкыч көннәрне күрергә язмасын дип теләде.
Вакыт котылгысыз, әлеге куркыныч көннәрнең шаһитлары аз калды, тыл эшчәннәре генә дә инде 70не уздылар...
Николай Солодовников митингта катнашучыларга сугыш вакытына туры килгән авыр балачаклары турында сөйләде...
Туган ил өчен! Җиңү өчен! - әлеге сүзләр белән сугышка кергәннәр һәм ватандашларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз хезмәт батырлыгы күрсәткәннәр.
- Без, Бөек Җиңү оныклары, көчле һәм азат илебезнең лаеклы уллары булырга ант итәбез! - дип яңгыратып әйтә кадет уку­чысы.
Беренче чакыру буенча, безнең бабайлар кебек, Ватанны яклау сафына басарга!
- Ант итәбез!!!
- Бөек державаның җиңү байрагын кулларда нык тотарга!
- Ант итәбез! Ант итәбез! Ант итәбез! - дигән бердәм тавыш, якташлары­быз - Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары мәңгелеккә тынып калган Дан аллеясе буйлап яңгыравык­лы аваз булып тирә-юньгә тарала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X