Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Якты хатирәләр яңара

1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.

Зөфәр Шәрипов, Үтәмеш:
– Район газетасына ташлама булса да, булмаса да язылабыз. Хатыным Назирә белән “Тәтеш таңнары”н зарыгып көтеп алабыз. Авылда медпункт эшли, ни аяныч, мәктәп һәм кибет ябылды. Газетадан тыш, башка мәгълүмат алу чыганагы юк, дияргә була. Ул безгә шуңа да бик тансык. Газета битендәге һәрбер мәкаләне, яңалыкны берсен дә калдырмый укыйм. 

Үзем гомер буе тракторда эшләп, лаеклы ялга чыктым. Шуңа да авыл хуҗалыгы, басу-кырларда барган эшләр, иген уңышы белән кызыксынып торам. Хатыным Назирә медпунктта да, ул чакта эшләп килгән балалар бакчасында да хезмәт куйды. Хәзер инде ул да пенсиядә. Өйдә булгач, вакыт барысына да җитә. 

Газета безгә атна саен бөтен яңалыкларны, районда һәм шәһәрдә барган матур үзгәрешләр турындагы хәбәрләрне алып килә. Үзебезгә таныш булган кешеләрне газета битендә күргәч, якты хатирәләр яңара. Алар хакындагы истәлекләрне искә төшерәбез. 
Безгә “Тәтеш таңнары” бик ошый. Алдан да шулай иде, хәзер дә шулай. Ничә еллар үтсә дә аңардан туймыйбыз, яратып укыйбыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев