Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

“Яңа елда да газета белән бергә булачакбыз”

Бидәңге авылында яшәүче педагогика хезмәте ветераны Илһамия Сибгатуллина безнең “Тәтеш таңнары” газетасын үзен хәтерләгәннән бирле укый һәм алдыра.

Авылның почта элемтәсе бүлеге начальнигы Флюра Измайлова әйтүенчә, ул район газетасын көтеп алучы һәм аның белән бик озак еллардан бирле дуслыгын өзмәүчеләрнең берсе. 

Мондый абунәчеләребез безгә бик кадерле. Аларның фикерләре һәм теләкләре без­нең өчен беренче урында дисәк, бер дә ялгыш булмастыр.

– Мин “Тәтеш  таңнары”н кайчан алдыра башлаганымны хәтерләмим дә инде. Балачакта әти-әни гел язылдылар, шул вакытта ук без аның битләрен карап үстек. Аннары үзебез бу матур гадәтне дәвам иттек. Тумышым белән мин Сөендек авылыннан. Шунда үстем, анда мәктәпне тәмамлап, Казан педагогика институтының физика һәм математика факультетында белем тупладым. Диплом алгач, Бидәңге урта мәктәбенә эшкә кайттым. Башта 11 ел за­вуч булып хезмәт куйдым. Ә аннары 15 ел Бидәңге мәктәбе директоры булып эшләдем. 2015 елдан алып 2022 елга кадәр математика, информатика, физика фәннәреннән балаларга тирән белем бирдем һәм мәктәптән лаеклы ялга чыктым. Хәзер инде мин өйдә. “Тәтеш таңнары”н элеккечә үк бик яратып укыйм һәм көтеп алам. Ул элек тә бик әйбәт иде, хәзер дә бай эчтәлекле, мәгънәле. Газетада миңа гаиләләр турындагы очерк­лар ошый. Махсус хәрби операциягә ярдәм итү һәм сугышчыларыбыз хакындагы мәкаләләр күңелемә аеруча да хуш килә. Үзем гомер буе укытучы булып эшләгәнлектән, иң беренче чиратта мәгариф өлкәсе кызыксындыра. Шу­нысы сөен­де­рә, балалар­­ның казаныш­лары, уңыш­лары ту­рын­дагы мәгъ­лүмат­ларны газета битләрендә еш бастырасыз. Бу аларны тагын да канатландырып, яңа үрләргә этәр­геч ясый дип ­уйлыйм. 

“Тәтеш таңнары”н мин, ни гаҗәп, сигезенче биттән укый башлыйм. Игъланнарның, котлауларның берсен дә калдырмый карап барам.

Районыбызга табибларның килүен белеп тору да безнең өчен бик мөһим. Хуҗабикәләр өчен аш-су серләре белән уртак­лашасыз. Аларны укыгач, пешереп тә карыйсы килә. Анысы да бик ошый. Төрле бәйгеләр оештыруыгыз да җәлеп итә. Анда җиңүчеләрне яктыртып баруыгыз бик әйбәт, шәхсән мин бу шулай булырга тиеш дип саныйм. 

Үткән еллар фотоларын куясыз, анысы бигрәк тә кызыксындыра. Ни дисәң дә, үзебезнең яшь вакытларны, эшләгән чакларны күрү икеләтә сөенечле. Болар үзе бер тарих бит инде. 

Яңа, 2026 елда да бергә булачакбыз, “Тәтеш таңнары”нда безне яңа мавыктыргыч проектлар, рубрикалар белән сөендерерсез дип ышанып калам.  Газета битләрендә күбрәк тормыш-көнкүреш, авылларның ничек яшәве турында язсагыз иде. Ә болай, район газетасында миңа кирәкле бөтен мәгълүматлар да бар. Үзебезнең “Тәтеш таңнары” өйләребезгә килеп торсын, минем теләгем шундый, – диде әңгәмәбез ахырында Илһамия Сибгатуллина. 

Без, үз чиратыбызда, шундый ­тугры укучыларыбыз булуына сөенәбез. “Тәтеш таңнары” белән һәрчак элемтәдә булып, бергә калыйк, дуслар!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев