Янгын куркынычсызлыгы буенча һөнәри осталык чемпионатына тантаналы старт бирү
Тәтеш көллиятендә «Профессионаллар» чемпионатының «Янгын куркынычсызлыгы» компетенциясе буенча төбәк этабы старт алды.
Бүген Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятендә һөнәри осталык буенча “Профессионаллар” 2025-2026 елгы чемпионат циклының “Янгын куркынычсызлыгы” компетенциясе буенча төбәк этабын ачу тантанасы булды.
Белешмә: Татарстанда чемпионат 17 ноябрьдән 30 гыйнварга кадәр 300дән артык компетенция буенча узачак. Конкурс мәйданчыкларында якынча 2000 конкурсант көч сынашачак, ә аларның һөнәри осталыгына 1800дән күбрәк эксперт бәя бирәчәк.
17 – 20 ноябрь көннәрендә Тәтеш гражданнарны яклау көллиятенең 6 профессионалы “Янгын куркынычсызлыгы” компетенциясе буенча чемпионатның төбәк этабында катнаша.
Көллият директоры Татьяна Адаева командаларның ярышларга әзерлеге турында рапорт кабул итте.
Шуннан соң уку йорты җитәкчесе ярышның төбәк этабында катнашучыларны, экспертларны, остазларны , волонтерларны, чараны оештыручыларны сәламләде. Ул шулай ук Татарстан Республикасын бөтенроссия дәрәҗәсендә кемнәр тәкъдим итәчәген, алга таба иң көчлеләрнең берсен сайлап алырга кирәк булачагын билгеләп үтте.
Шулай ук төбәк этабының эксперт төркеме һәм эксперт-остазлары тәкъдим ителде.
Кәрим Хәйруллин чемпионатта катнашучылардан тантаналы ант әйтте. “Намуслы, гаңел һәм тирә-юньдәгеләргә хөрмәт белән чыгыш ясарга ант итәбез”, – диде ул. Эксперт берләшмәсе вәкиле Райнур Шәвәлиев билгеләп үткәнчә, эксперт төркеме чыгыш ясау өчен һәркемгә тигез шартлар тудырырга, этика кодексын үтәргә һәм гадел, профессиональ рәвештә хөкем йөртергә ант итә.
Старт бирелде, алда – мавыктыргыч ярыш көннәре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев