Янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк
Татарстанның Тукай районында килеп чыккан янгын вакытында җиде кешенең, шуның дүртесе – балалар, гомере өзелүе турындагы хәбәр бөтен ил халкын тетрәндерде.
(Тәтеш, 25 июнь, «Тәтеш таңнары»). Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, Сәет авылындагы шәхси йортның бөтен мәйданын ут телләре чолгап алган, кара төтен күтәрелгән булган. Янгын сүндерүчеләрне йорт хуҗабикәсенең кызы каршы алган, аның әйтүе буенча, өй эчендә өч олы кеше һәм дүрт бала булуы ачыкланган. Аларның барысы да үлгән. Янгын чыгу сәбәпләре тикшерелә.
Тәтештәге Воробьев урамында да янгын булды. Янгын сүндерүчеләр килгәндә янкормадан ут телләре һәм чорма бинасы белән йорт түбәсеннән төтен күтәрелгән булган. Янгын чыгу нәтиҗәсендә шәхси торак йортка зыян килде, бәхеткә, җәрәхәтләнүчеләр юк.
Дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, янгын чыгуның сәбәпләре булып электр җайланмаларын монтажлау кагыйдәләрен бозу тора.
– Сездән йортларда һәм фатирларда электр үткәргечләрен даими рәвештә карап торуыгызны үтенәбез, аны монтажлаганда һәм ремонтлаганда бары тик квалификацияле белгечләрне генә эшкә җәлеп итегез. Өегездән чыгып киткәндә электр приборларын сүндереп калдырыгыз, – дип мөрәҗәгать итә Тәтеш районы халкына Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эшләрнең районара бүлеге өлкән инспекторы Андрей Харитонов. – Көнкүрештә кулланыла торган газның шартлау куркынычы булуын онытмагыз, шуңа күрә газ приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен катгый үтәргә кирәк. Газ приборларын беркайчан да күзәтүчесез калдырмагыз. Бинада газ исе булган вакытта шырпы кабызырга, тәмәке тартырга, ачык ут кулланырга ярамый. Тиз арада авария газ хезмәтен чакыртырга кирәк.
Балконнарда (лоджияләрдә), фатир һәм лифт холларында, күп катлы йорт коридорларында янучан материаллар һәм башка әйберләр, җиһаз сакламагыз. Исегездә тотыгыз, янгынны сүндерүгә караганда, кисәтү җиңелрәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев