Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Язгы өмәгә чыктылар

Келәш авылында язгы өмәләр башланды.

Авылның бүгенге яшәешенә битараф булмаган җирлек халкы матур һәм чиста мохит тудыру максатыннан берләшеп эшкә кереште.
Авыл кешеләре әйтүенчә, беренче тапкыр оештырылган өмәдә келәшлеләр яңа зират каршында узган елларда утыртылган нарат үсентеләре арасын чүп үләннәреннән чистартканнар һәм башка калдыкларны җыештырганнар. Шулай ук яшь агачлар утыртып, киләчәк буыннар өчен яшеллек һәм матурлык булдыруга үз өлешләрен керткәннәр. Бу урын киләчәктә шаулап үскән наратлар белән тулып, авыл табигатенең күркәм бер өлешенә әверелер дигән уртак өмет бар.
– Келәш авылы халкы бердәм булып быел язның икенче өмәсе өчен дә җыелды. Зират каршындагы мәйданны без киләчәктә пөхтә һәм матур парк итеп күрергә телибез. Анда яшь наратлар, каеннар үсеп, шаулап торсын иде, дип хыялланабыз. Өмәдән соң зиратка кереп, әрвахлар рухына дога кылдык, авылга бәрәкәт сорадык, кабер өсләрен тәртипкә китердек, – дип уртаклаша Келәш авылы кешесе Фәһим Галимов.
Фотоларны Фәһим Галимов тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев