Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җиңүчеләр билгеле булды

Редакциядә район “Тәтеш таңнары” гәҗите җитәкчесе Инга Сәфәрова ярдәмендә янә призлар оттырышы булып узды, анда “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитен II ярты еллыкка (6 айга) яздырганлыкка квитанция күчермәсен 2019 елның 25 июненә кадәр китергән яки җибәргән абунәчеләребез катнашты.

 (Тәтеш, 11 июль, "Тәтеш таңнары").  Редакциядә район “Тәтеш таңнары” гәҗите җитәкчесе Инга Сәфәрова ярдәмендә янә призлар оттырышы булып узды, анда “Тәтеш таңнары”/“Авангард” гәҗитен II ярты еллыкка (6 айга) яздырганлыкка квитанция күчермәсен 2019 елның 25 июненә кадәр китергән яки җибәргән абунәчеләребез катнашты.

Призлар уйнатуны үткәрә торган комиссия составында редакция хезмәткәрләре белән бергә шулай ук подписка вәкилләре дә катнашты. Быел редакциябез кунагы Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең педагог-оештыручысы Яна Курзаева булды.

Шулай итеп, бәхетле приз ияләре билгеле булды. Түбән Тарханнан Лилия Бәхтиярова (“Тәтеш таңнары”) һәм Тәтештән Валентина Молчаева (“Авангард”) чәйнек отты. Икенче приз – үтүк – Алабирдедән Алсинә Абдуллинага һәм Тәтештән Владимир Моховка насыйп булды. Радиоалгыч Зур Әтрәчтән Ләүһидә Заһидуллина һәм тәтешле Гөлфирә Шаммасованы матур җырлар, яңалыклар белән сөендерәчәк. Безнең гәҗитне яратып укыган тугры абунәчеләребезне котлыйбыз һәм призларын килеп алыр өчен редакциядә көтәбез!

Бүләк ота алмаучылар моңсуланмасыннар иде, сезнең инде төп отыш бар – атнага ике тапкыр килүче безнең ­гәҗит.

 реклама

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев