Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Игелек кылып яшик

Районыбызның имам-мөхтәсибе Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов белән авыллардагы һәм Тәтештәге мәчетләр, изге Рамазан ае хакында әңгәмә кордык.

(Тәтеш, 1 апрель, “Тәтеш таңнары”).
– Инсаф хәз­рәт, бүгенге көндә райондагы һәм Тә­теш­тәге мәчет­ләрнең яшәеше ничегрәк?

– Районыбызда барлыгы – унбиш, Тәтештә ике мәчет эшләп килә. Монда безнең хөрмәтле хәзрәтләребез дини вазифаны башкара. Алар мәчеттә намазлар укытып, шулай ук дини дәресләр дә бирәләр.  Хәзрәтләр белән беррәттән районыбызда хөрмәтле абыстайлар да халыкка дин гыйлеме өйрәтәләр. Барлык Аллаһ йортларында да намазлар укыла. Тәтештәге “Кадрия” мәчетендә шимбә һәм якшәмбе көннәрендә балалар да, төрле яшьтәге хатын-кызлар да гыйлем өстәргә йөриләр. Анда безнең хөрмәтле Әбделәхәт хәзрәтебез, шулай ук мөслимәләр дәрес бирә. Берничә ел элек, яңа коронавирус пандемиясе вакытында, мәчеткә йөрүчеләрнең саны кимегән иде, бүгенге көндә, шөкер, аларның саны акрынлап артып бара. Бу да үзенә күрә бер шатлык. 

– Инсаф хәзрәт, изге гамәлләр ае булган Рамазан хакында сөйләсәгез иде.
– Әлхәмделүлләһ, Рамазан аена кердек. Ураза 23 марттан башланды. Шушы Рамазан-шәриф аен саулык, сабырлык белән тотып чыгарга һәм 21 апрельдә Гает намазларын шатлык белән каршы алырга насыйп булсын.  Рамазан аена кергәч, районыбыздагы, шәһәребездәге барлык мәчетләрдә ифтар мәҗлесләре уздырыла. Ураза тотучыларны һәм авыр тормыш хәлендәгеләрне шушы ифтарга чакырып шатландырасы килә. Мәчет һәм мөхтәсибәт исеменнән дә ифтар мәҗлесләре үткәрелә, ифтар мәҗлесенә дип сәдака китергән аерым кешеләр исеменнән дә ифтарлар үткәрелә. Бу ел саен даими рәвештә уздырыла, шулай ук ураза вакытында азык-төлек җыелмасы да таратырга ниятләп торабыз. Ураза ае хакында әйткәндә, елда 12 ай булса, Рамазан-шәриф ае шуларның иң дәрәҗәлесе, айларның солтаны булып тора. Рамазан – мәрхәмәтле һәм шәфкатьле булырга өйрәтә торган ай. Арабызда җылы сүз, игътибар өмет итүче әби-бабайлар яши, авыр хәлдә калган мохтаҗ гаиләләр яки кешеләр бар. Бер-беребезгә карата шәфкатьле булсак иде. Пәйгамбәребез: “Башкаларга мәрхәмәтле булган бәндәгә, Раббыбыз да мәрхәмәтле булыр”, – дип әйткән. 

– Рамазан аенда районыбызда яшәүче мөсел­маннарга әйтер сүзегез...
– Изге, бәрәкәтле Рамазан аенда ихлас күңелдән гый­бадәт кылсак, тоткан уразаларыбыз кабул булса, Аллаһ Тәгалә иманнарыбызны да куәтләр, изгелек­ләребезне дә арттырыр, дөнья-тормышыбызны да хәерле кылыр, иншә Аллаһ. Уразаны исән-имин тотып чы­гарга насыйп итсен. Игелекле гамәлләр кылып, тынычлык, иминлек һәм саулык-сәламәтлектә яшәргә ­язсын. 

Түбән Тархан авылы хатын-кызлары Рамазан аена керер алдыннан авылдагы мәчетне җыештырып, аның эчке якларын тәртипкә китергәннәр һәм ялт иттереп юып чыгарганнар. 

– Авылдашларның игелекле гамәлләре чын күңел­дән сөендерә. Алар бар яктан уңганнар. Менә мәчетебезне дә пакьләделәр. Изге Рамазан җиткәндә эшләгән хезмәтләренең әҗер-савапларын да күрсеннәр иде, – дип уртаклаштылар түбәнтарханлылар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев