Игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр
1 октябрь – Өлкәннәр көне.

Өлкәннәр көне якынлашканда без яшәү шартлары һәм сәламәтлек торышы аркасында социаль учреждениедә гомер кичерүче кешеләр өчен билгеләнгән Тәтеш интернат-йорты директоры Людмила Самаркина белән әңгәмә кордык.
– Людмила Георгиевна, интернат-йортның барлыкка килү тарихы турында сөйләгез әле.
– Агымдагы елда Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты ачылуга 30 ел тулды, ул гомуми типтагы интернат, 50 урынга исәпләнгән. Аның беренче җитәкчесе Борис Григорьевич Лашманов иде. 1995 елның июненнән Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты директоры итеп Зоя Германовна Волкова билгеләнде, ул әлеге вазифада 2007 елның сентябренә кадәр эшләде.
– Сезнең учреждениедә бүгенге көндә ничә пенсионер яши?
– Хәзерге вакытта – 49 кеше, һәм аларның барысына да гарантияләнгән социаль хезмәтләр җыелмасы тулы күләмдә бирелә. Шуларның 47се – төрле чирләр төркемендәге инвалидлар, 25 кеше башкаларның даими каравына мохтаҗ һәм яши торган бүлмәләре буйлап кына хәрәкәтләнә, коляскадагы инвалидлар да бар. Яшәү бүлмәләре нигездә 3 – 4 кешегә исәпләнгән, җиһазлар, беренчел кирәкле әйберләр куелган, алар өй шартлары мохитенә туры китереп эшләнгән.
– Яңа килүчеләрнең җайлашуы ничек бара?
– Интернат-йортка килүче гражданинга җайлашып китүдә беренче чиратта безнең учреждение хезмәткәрләре ярдәм итә. Өлкән кешене күзәтү, биографиясен өйрәнү, кагыйдәләр һәм эчке тәртип белән таныштыру, аның ихтыяҗларын һәм мәнфәгатьләрен ачыклау нәтиҗәләре буенча яшәү өчен уңайлы шартлар тудырыла. Бүлмәләргә урнаштырган вакытларда каршылыклар булмау, шәхесара мөнәсәбәтләр исәпкә алына. Шулай ук яңа килгән кеше кызыксынучанлыгы буенча түгәрәкләрдә һәм төркемнәрдә шөгыльләнүгә җәлеп ителә башлый.
– Биредә яшәүчеләр янына туганнары һәм якыннары киләме?
– Биредәгеләрнең күбесенең туганнары бар, алар һәрдаим килеп йөриләр, телефон һәм видеоэлемтә аркылы аралашалар, күчтәнәчләр белән посылкалар салалар. “Туган як” акциясе кысаларында туган якларына барулар, якташлары белән очрашулар оештырабыз. Алар янына бәйрәмнәрдә шулай ук Татарстанның төрле районнарындагы хакимият вәкилләре килә, бүләкләр тапшыра.
– Сезнең карамактагыларның өйләренә кайтып китү очраклары булгалыймы?
– Социаль хезмәт алучыларның өйләренә кире кайтып китү очраклары бик сирәк, әйтергә кирәк, берничә генә. Мондый вакытларда җаваплылыкны нигездә туганнары үз өстенә ала, чөнки безнең кул астындагыларга карау-тәрбия кирәк һәм аларның мөстәкыйль яшәве өчен үз-үзләренә хезмәт күрсәтүдә чикләүләр бар.
– Интернат-йортта яшәүче кешеләр ял итү вакытларында нәрсәләр белән шөгыльләнә?
– Бу аларның психофизиологик мөмкинлекләреннән һәм мәнфәгатьләреннән тора. Төрле өстәл уеннары, шул исәптән рухи яктан үстерүчеләр дә киң кулланыла. Бүлмә һәм бакча үсентеләрен карап үстерергә яратучылар да бар. Учреждениедә активистлардан “Тимурчылар 55+” иреклеләр отряды оештырылды, алар учреждение территориясендә һәм теплицада булдыра алганча тырышып эшлиләр, саф һавага чыккан вакытта кыен хәрәкәтләнүче гражданнарны озатып йөриләр, төрле чаралар уздыруда үзләреннән өлеш кертәләр. Календарь даталары буенча төрле чаралар үткәрелә. Социаль-тернәкләндерү максатларында төрле күнекмәләрне саклау яки торгызу буенча музыка уен коралларында уйнау, кулланма иҗат, шигырьләр сөйләү, җырлар һәм шаян такмаклар җырлау оештырыла. Быел безнең учреждение базасында социаль хезмәтләр күрсәтү буенча республиканың башка районнарындагы хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу максатларында “Өлкән гражданнарның һәм инвалидларның коммуникатив потенциалын арттыру технологияләре” темасы буенча өйрәнү мәйданчыгы оештырылды.
– Коллективта ничә кеше хезмәт куя һәм алар алдында нинди бурычлар тора?
– Бүгенге көнгә бездә 29 хезмәткәр. Бу бердәм гаилә һәм бердәм команда, алар бездә тәрбияләнүчеләргә уңайлыклар тудыру, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү, өлкән яшьтәге кешеләр үзләрен яшәештән читләшкән итеп тоймасыннар һәм үзләрен бердәм гаилә әгъзалары итеп хис итсеннәр өчен тырышып эшлиләр.
– Киләчәккә планнарыгыз белән дә уртаклашыгызчы.
– Безнең тормышка ашырырга теләгән планнарыбыз һәм идеяләребез әле күп. Интернат-йортның киләчәктәге үсеше учреждениенең матди-техник базасын камилләштерү, медик-социаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсен киңәйтү, социаль проектлар эшләү һәм гамәлгә ашыру аркылы тәэмин ителүчеләрнең яшәеше өчен тагын да уңайлырак шартлар тудырудан гыйбарәт. Без үзебез үзгәрергә, безнең карамактагыларның яшәү сыйфатын үзгәртергә һәм яхшыртырга әзер.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
фотоны Тәтештәге картлар һәм инвалидлар интернат-йорты тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев