Реклама
Җәмгыять
Имтиханнарга әзерләнәбез
Йомгаклау иншасы - дәүләт йомгаклау аттестациясенә керергә баскыч.
Аны 7 декабрьдә районның 13 урта мәктәбенең 99 унберенче сыйныф укучысы язачак.
Йомгаклау иншасы нәтиҗәләрен югары уку йортларына кабул иткән вакытта урта белем турында документың барлыгы, шулай ук дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашырга рөхсәт ителүче зат буларак файдалану максатында теләгең буенча язарга мөмкин, ләкин аны үтә алмаганнар, яисә берәр фәннән дә күбрәк канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләргә ия булучылар түгел (уку турындагы белешмәсе булган затлар).
Иншаны сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле затлар, махсус учреждениеләрдә яки өйләрдә укучылар да язарга хокуклы. Тискәре билгегә тапшыручылар яисә нигезле сәбәпләр аркасында инша язарга килә алмаучылар, аны икенче юлы тапшыру өчен тагын бер тапкыр рөхсәт алырга мөмкиннәр: 2017 ел февраленең беренче чәршәмбесе һәм майның беренче эш көне чәршәмбесе.
Йомгаклау иншасын югары уку йортларына кергәндә шәхси казаныш сыйфатында күрсәтергә була. Аның нәтиҗәләре бакалавр, белгечлек программасы буенча укуга кабул иткәндә исәпкә алына. Югары белем оешмасы тикшерү нәтиҗәләре буенча иншага куелган билгеләр өчен баллар өсти ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев