Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

ҖИҢҮ ЯУЛАП АЛЫНГАН

2 февраль – Россиянең Сугышчан дан көне. Бу көнне совет гаскәрләре Сталинград сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүне тәмамлаган

(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). 
Бу канкойгыч сугыш Дон һәм Идел ярларында, аннары Сталинград диварлары янында һәм турыдан-туры шәһәрнең үзендә ике йөз көн һәм төн дәвам иткән. Ул 400дән 850 чак­рым озынлыктагы фронтның якынча 100 мең квадрат метр мәйдандагы территориясендә барган. Әлеге гаять зур сугышта ике яктан да хәрби хәрәкәтләрнең төрле этап­ларында ике миллионнан артыграк кеше катнашкан. Сталинград сугышы – максатлары, зурлыгы, киеренкелеге буенча дөнья тарихында аңа кадәр булган барлык сугышларны да узып киткән. 

Гитлер 1942 елның җәйге кампаниясен хәлиткеч буларак игълан иткән, аны Уралда һәм Кавказда тәмамларга вәгъдә биргән. Совинформбюро хәбәрләрендә  Сталинград сүзе торган саен ешрак кабатлана барган. Көннәр, атналар, айлар үткән, ә шәһәр каршы торган һәм сугышкан. Шунда яшәүчеләр, заводлардагы эшчеләр аның беренче саклау­чылары булганнар. Ополчениедә хезмәт итүчеләр үзләре ремонтлаган танкларга турыдан-туры завод цехларыннан ук утырганнар һәм яуга кергәннәр. 

Сталинград 23 августта вәх­шиләрчә бомбага тотуга дучар ителгән. Бу көнне дошман авиа­циясе 2 мең хәрби очыш ясаган. Торак кварталлар, сәнәгать объектлары җимерелгән, дис­тәләрчә мең тыныч кеше һәлак булган. Шәһәрдә камалыш торышы игълан ителгән. Гитлер Сталинградны 1942 елның 25 августына алырга боерык биргән, ничек тә булса шәһәрне яулап алырга таләп иткән. Әмма моны башкару җиңелләрдән булмаган. Шәһәр өчен сугыш ике айдан артык берөзлексез дәвам иткән. Ноябрь уртасына немецларның һөҗүм итү мөмкинлеге тулысынча юкка чыккан, алар оборонага күчкән.    

Урамнар, кварталлар, аерым йортлар хәрби плацдармнарга, крепостьларга әверелгән. Сержант Павловның легендар йорты – моңа мисал, аны 58 көн дәвамында төрле милләттәге совет сугышчылары төркеме ­саклаган.  
1943 елның гыйнварында совет гаскәрләре көнбатыштан Сталинград янындагы җирләргә якынайганнар, фашист гас­кәр­ләре кысрыклап чыгарылган. Дошман гаскәрләренең “Төнь­як” төркеме 2 февральдә әсирлеккә бирелгән. Зур бә­релеш тәмамланган.    

Сталинградны батырларча сак­лаучылар сафында якташларыбыз да булган. 
Колунецта Антонина Никифоровна һәм Андрей Федорович Анисимовлар яшәгән, мәктәптә укытканнар. 1941 елда сугыш башланган. Андрей Федорович фронтка киткән. Ул үзенең кызына, үзенең Василечкасына, хатыны Антонинага сагыну хатлары язган. Ул аларны бик яраткан. Әмма политрук Анисимов 1943 елның башында Сталинград янында һәлак булган. 

Фронт хатларыннан өзекләр тәкъдим итәбез:
“Сөйгәнем Тонечка һәм кы­зым Ниночка! Мин сезне йө­рәгемнең соңгы тибешенә кадәр хәтерләячәкмен. Ватан һәм сезнең өчен мин фашистларны тар-мар итәргә дип сугышка керәм. Исән-сау яшәгез, ә син, кызым, мине шатландырып зур үс. Без җиңеп кайтачакбыз, башкача уйлый да алмыйм...”.

“Кадерле кызым Ниночка! Хат белән җибәрелгән синең рәсемнәреңне карыйм да, шул чәчәкләрдә сине күрәм. Әтиең тиздән дошманны тар-мар итәргә барачак. Ә син әлифбаны өйрән, шигырьләр ятла. Дош­манны юк иткәч, өйгә ­кайтачакмын”.

“Сәлам, Тонечка һәм Ниночка! Күптән язганым булмады. Бертуктаусыз канкойгыч сугышлар бара... Сезнең кебек без дә дошманны тизрәк тар-мар итү уе белән яшибез. Полкташларымның күбесе исән түгел инде. Минем дә күп тапкырлар шул чиккә җиткән чак­ларым булды. Шулай да исән-саумын. Безнең халык, партия җиңелмәс. Җиңү безнең якта ­булачак!”

Сугыш турында халыкның хатирәләре – мәңгелек. Аны хәтерләү безнең бурыч, вөҗдан эше. Исән булмаучылар өчен без булдыра алганның соңгысы – аларны үлемсез итү. 
Тәтеш ягы тарихы музее материаллары буенча әзерләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев