Инвалидлык буенча пенсия автомат рәвештә билгеләнә
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә.
– Социаль фондта инвалидлык буенча пенсия ничек билгеләнә? – дип сорый газета укучыбыз Илфат.
РСФның ТР буенча Тәтеш районында клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге (бүлек хокукларында) җитәкчесе Ирина Большакова җавап бирә:
– Социаль фонд инвалидлык буенча пенсияне медик-социаль экспертиза бюросы мәгълүматларына нигезләнеп билгели.
Пенсия билгеләү барышы бердәм цифрлы платформа системасында инвалидлык билгеләү турындагы карар теркәлгән көннән алып 5 эш көненнән дә артык вакытны алмый.
Социаль фонд пенсия билгеләү турында карар кабул иткәннән соң, гражданинга 3 эш көне эчендә дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетка хәбәр җибәрелә. Беренче түләү социаль фонд тарафыннан уңай карар кабул ителгән көннән алып 7 эш көненнән дә соңга калмыйча юллана.
Әгәр гражданин элегрәк социаль фондтан түләүләр алган булса, пенсия дә элек билгеләнгән түләүләр кебек шундый ук ысул белән – карта беркетелгән шул ук банк счеты реквизитлары буенча күчә яисә почта аша шул ук адрес буенча китерелә.
Фонд линиясе буенча бернинди түләүләр булмаган очракта, гражданин пенсия китерүнең уңайлы ысулын үзе сайлый ала. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында махсус сервистан файдаланырга кирәк. Анда үзеңнең банк счеты турындагы мәгълүматны күрсәтергә һәм аны пенсия күчерү өчен куллануга ризалык бирергә мөмкин.
Шуңа игътибарны юнәлтәм, социаль фонд бүгенге көндә инвалидлык буенча пенсиянең төп төрләрен, шул исәптән социаль, иминият, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга дәүләт пенсиясен гаризасыз рәвештә билгели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев