Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иректән мәхрүм ителгән

Тәтеш районы прокуратурасы 43 яшьлек җирлек кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган.

(Тәтеш, 16 апрель, “Тәтеш таңнары”).

– Суд тарафыннан гаепләнүченең исерек килеш үзенең элекке танышы белән бәхәсләшкән вакытта, аның кулыннан тимер арканны тартып алуы ачыкланды. Аңа җикеренеп һәм стенага суга-суга, хатын-кызга үтерү белән янау сүзләрен әйткән, моны хатын-кыз чынлап әйтә дип кабул иткән. Моннан тыш, гаепләнүче әлеге хәлне ачыклар өчен килгән полиция хезмәткәренә дә сугып җибәргән, – дип хәбәр итә Тәтеш районы прокуратурасы хезмәткәрләре. – Хөкем ителүче җинаять кылуын тулысынча таныды, әлеге гамәленә үкенүен белдерде.   

Гаепләнүченең хөкем ителгәнлеге булуын исәпкә алып, суд аңа гомуми тәртиптәге төзәтү колониясенә 2 ел да 6 айга ирегеннән мәхрүм итү төрендә җәза билгеләде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X