Җирлек продукциясе барысына да ошады
Тәтештә Яңа ел алды авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды.
(Тәтеш, 22 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Шәһәрлеләр сыйфатлы продукция сатып алу өчен иртә таңнан ук район мәдәният йорты янындагы мәйданга ашыктылар.
Күңелле музыка астында барган сәүдә вакытында терлек, кош итләре, сөт продукциясе, яшелчә, кайнатма, тозланган әйберләр сатып алырга мөмкин булды.
Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сатуга мөгезле эре терлек, ашлык, печән алып килгәннәр иде. Теләге булучылар ярылган утын сатып ала алды.
Районның авыл җирлекләре вәкилләре Яңа ел сурәтләре белән бизәлгән палаткаларда сөт, эремчек, май, бал, каз түшкәләре тезеп куйганнар. Ысланган ризыклар, телең йотарлык шашлыктан авыз итеп карарга тәкъдим иттеләр, шулай ук коймак, пироглар, тәм-томнар һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Тәтешлеләр товарларны кызыксынып карадылар, бәяләрен сорап белделәр һәм үзләренә кирәген сайлап алдылар.
– Ел саен Яңа ел алды ярминкәсеннән бәйрәм табынына каз сатып алам, продукциянең төрләнеше зур, – дип уртаклашты шәһәрле Надежда Петровна. – Сөт, эремчек сатып алдым, бик канәгать калдым.
Авыл кешесе Николай мөгезле эре терлек төялгән транспорт янында тукталды.
– Бозаулары әйбәт, – дип бәяләде ул. – Үстерсәң яхшы булачак, сатучы белән инде сөйләшеп куйдым, бәясе канәгатьләндерә.
Ярминкә нәтиҗәләре буенча, Келәш авылы җирлеге беренче урынны алган өчен Дипломга лаек булды, “Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе – икенче, “М. В. Чербаев” КФХ – өченче урынны алды.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, ярминкәгә алып киленгән:
ит – 27 801 килограмм,
иген – 60 тоннадан артык,
сөт – 300 литрга якын,
сөт продукцияләре – 120 килограмм,
яшелчә – 500 килограммга якын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев