Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җирне түләүсез рәсмиләштереп була

Сорауга ТР Тәтеш районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Павлушин җавап бирә.

(Тәтеш, 11 март, “Тәтеш таңнары”).

– 1995 елда җир кишәрлеге сатып алган идем, ләкин аны әлегә кадәр тер­кәгәнем юк. Хәзер моны түләүсез эш­ләргә мөмкин дип ишеттем. Бу хакмы? 
Александр М.

Сорауга ТР Тәтеш районының милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Сергей Павлушин җавап бирә: 
– Әйе, чынлап та, 1998 елга ка­дәр сатып алынган җир ки­шәр­леген бөтенләй түләүсез тер­кәргә мөмкин. Авыл кешеләре хокукны билгеләүче документлары булган вакытта яшәү урыны буенча авыл җирлеге башкарма комитетына, шәһәрдә яшәүчеләр шәһәр башкарма комитетына мөрә­җәгать итә һәм хосусый милекне теркәүгә Росреестрга гариза тапшыра алалар. Шулай ук күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Үзең белән җир кишәрлегенә милек хокукын раслаучы документ, паспорт, СНИЛС булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев