Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ишектә йозак эленеп тора

“Автовокзал бинасында урнашкан киоскны япканнар”, – дип хәбәр итте безгә телефон аша туган якның тормышына битараф булмаган Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Кузин.

(Тәтеш, 13 март, «Тәтеш таңнары»). 
“Автовокзал бинасында урнашкан киоскны япканнар”, – дип хәбәр итте безгә телефон аша туган якның тормышына битараф булмаган Тәтеш шәһәренең Мактаулы гражданины Николай Кузин.

Николай Петрович әйтүенчә, алар танышы белән ничек итеп Казаннан кайткан автобустан төшкән өлкән яшьтәге ир-атның зарын белдерүен ишеткәннәр. Ул автовокзалда җәмәгать туалеты бар дип өметләнеп барган. Ләкин ишектә йозак эленгән булган. Һәм якын тирәдә шундый мөһим объект барлыгы хакындагы күрсәткечне дә тапмаган. Аның хисләрен күз алдына китерегез әле! “Бу бит килгән кунак­лар өчен шәһәрнең капкасы, аның йөзе, һәм алай гына да түгел”, – дип аның сүзләрен җиткерә ­Николай Кузин.
Көндезен соңрак редакциягә тәтешле Лилия ханым шалтыратты. 
– Ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм, таныш әбием Людоговкадан тиклем таякка таянып банкка кадәр яки почта бүлегенә ничек барып җитәргә дип борчыла. Ялгыз яши. Автовокзалга ничек тә булса барып җитә иде әле, ә шәһәр үзәгенә яисә 6 чакрымдагы почтага кадәр – тәвәккәлләп чыкмый. Мондый әбиләр аз түгелдер дип уйлыйм, – дип әйтте хатын-кыз. – Онытылган Төньяк микрорайонга автобуслар йөрми, ТКХ хезмәтләре өчен квитанцияләрне түләргә, гәҗит һәм журналлар яздырырга, вакытлы матбугат сатып алырга мөмкин булган бердәнбер якындагы нокта – ул киоск иде. Анда Төньяк микрорайоннан гына түгел, шулай ук Гагарин һәм Людоговкада яшәүчеләр дә мөрәҗәгать иттеләр. Моны җайга салу юлы юк микән?   

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев