Ит һәм игенгә сорау зур булды
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, ярминкәдә 50 тонна ашлык сатылган.
(Тәтеш, 27 апрель, “Тәтеш таңнары”). Шимбә көнне район мәдәният йорты бинасы каршындагы мәйданда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.
Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре һәм авыл җирлекләре үзләренең продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Район кешеләренең ит, балык, сөт продукциясе, ашлык, җиләк-җимеш агачы үсентеләре, яшелчәләр һәм башка товарлар сатып алу мөмкинлеге булды.
Гадәттәгечә ит һәм игенгә сорау аеруча да зур булды. Шулай итеп, бодайны – килосын 15 сумга, арпаны килосын 13 сумга саттылар.
“Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе, Килдеш авылы җирлеге, “Н. А. Железнов” КФХ авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашканнары өчен Дипломнар һәм акчалата премияләргә лаек булдылар.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, ярминкәдә 50 тонна ашлык сатылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев