Җитештерү табышлы булырга тиеш
“Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә булды.
(Тәтеш, 2 февраль, “Тәтеш таңнары”).
“Бакырчы” авыл хуҗалыгы предприятиесе базасында район башлыгы Рәмис Сафиуллов рәислегендә район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкилләре катнашында семинар-киңәшмә булды. Анда авыл хуҗалыкларының үткән елдагы эшләренә йомгак ясалды һәм агымдагы елга бурычлар билгеләнде.
Алгарышлы үсештәге “Бакырчы” предприятиесе җитәкчесе Илгиз Шәйхаттаров катнашучыларны семинарның гамәли өлешендә авыл хуҗалыгы җитештерүенең икътисади күрсәткечләре белән кыскача таныштырып үтте, киләчәккә планнары белән уртаклашты. Ул ике мең квадрат метрга якын мәйданны биләп торган яңа азык җитештерү үзәгендә азык җитештерүнең барышы, мөгезле эре терлекләр өчен азык саклау һәм әзерләү шартлары хакында сөйләде. Товарлыклы-сөтчелек фермасы базасында ветеринария белгечләре мөгезле эре терлекләрнең чирен профилактикалау һәм аларны дәвалау мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Семинарның авыл мәдәният йортында узган теоретик өлешендә үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча җитештерү күрсәткечләре каралды, һәрбер хуҗалык кыскача анализланды. Белгечләр җыелучыларның игътибарын язгы чәчүгә бурычлар куюга, оригиналь һәм элиталы орлыклар сатып алуга, тиешле күләмдә минераль ашламалар туплауга, туфракны известьлау, үсемлекләрне үстерү технологиясен, оптималь агротехник срокларда язгы кыр эшләрен башкару кирәклегенә юнәлттеләр.
Шулай ук матди-техник базаны ремонтлау, югары җитештерүчәнлекле яңа техника сатып алу мәсьәләләре каралды. Республикада Цифрлаштыру елы дип игълан ителгән агымдагы ел авыл хуҗалыгы тармагына да нәтиҗәле яңа технологияләр һәм цифрлаштырулар кертүне күз уңында тота.
Сөт җитештерү өчен мөгезле эре терлекләр санын арттыру перспективалары каралды, райондагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең икътисади үсешенә кагылышлы төгәл киңәшләр бирелде. Савым сыерларының баш санын 2022 ел ахырына кадәр 5150гә җиткерү бурычы куелды.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчеләрнең игътибарын теләсә кайсы предприятиенең икътисади файда белән эшләргә тиешлегенә, ә үсемлекчелек һәрвакытта да тотрыклы табыш гаранты булмаганлыктан, сөт җитештерүне көчәйтергә кирәклегенә юнәлтте.
– Сөт – ул икътисади һәм социаль ныклык, – диде ул.
Рәмис Хатыйп улы шулай ук районның АСК хезмәткәрләренең хезмәт хакы күләменә дә басым ясады, авыл хезмәтчәннәре үз хезмәтләре өчен лаеклы түләү алырга тиеш, дип билгеләп үтте.
– Авыл яшәргә тиеш, һәм сез моңа этәргеч бирергә, һәрьяклап ярдәм итәргә тиеш, – дип нәтиҗә ясады район башлыгы.
Семинарда катнашучылар әйтүенчә, мондый бай эчтәлекле семинарлар язгы кыр эшләрен башкарганда эшләү алымын һәм стратегияне чагыштыру, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һөнәри белемлелеген арттыру мөмкинлеген бирә, димәк бу, районның агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәлелеген арттыруга йогынты ясый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев