Реклама
Җәмгыять
Иҗтимагый эшне чын күңелдән башкаралар
Россиядә профсоюз хәрәкәте оешуга 2020 елда 115 ел тула, РФ мәгарифе һәм фән хезмәткәрләре профсоюзының 30 еллыгы билгеләп үтелә.
(Тәтеш, 23 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Профсоюз оешмаларының Тәтеш Советы рәисе Людмила Андреева Профсоюзлар көне җитәрәк территориаль профсоюз оешмасы эше турында сөйләде.
“Безнең бурыч – хезмәткәрләрнең социаль-хезмәт хокукларын һәм һөнәри мәнфәгатьләрен яклау, – дип басым ясый Людмила Алексеевна. – Тәтешнең территориаль профсоюз оешмасы сафларына 850дән күбрәк хезмәткәр, 510 пенсионер керә. Бездә барлыгы 34 беренчел профсоюз оешмасы бар. Профсоюз активында 300гә якын кеше хисаплана. Районыбызда профсоюз комитетлары рәисләре – ул дус, бердәм фикердәшләр командасы, дип ышанычлы итеп әйтеп була – аларның барысы да җәмәгать эшен чын күңелдән башкара. Мисалга, Анастасия Леденейкина, Светлана Артемьева, Гөлия Солтанова, Марина Тимескова, Сергей Волков, Валентина Глазкова, Әнүзә Абдурахманова, Елена Чахирева, Гөлнара Юнысова, Елена Королева, Әлфия Минкина, Ольга Моисеева, Лилия Гайнетдинова. Шәһәр һәм районның Галина Россеева җитәкчелегендәге яшь педагоглар Ассоциациясе актив эшли.
Профсоюз әгъзалары, профсоюз комитетлары рәисләре, мәктәп директорлары һәм балалар бакчалары мөдирләре хезмәт законы, укыту күләменең билгеләнеше, пенсия тәэминаты, социаль иминият, сәламәтләндерү хезмәтләре, хокукый ярдәм, социаль партнерлык, коллективтагы бәхәсле хәлләрне җайга салу мәсьәләләре буенча районның профсоюз оешмасына мөрәҗәгать итә. Без хезмәт шартларын яхшырту өчен канун тарафыннан тәкъдим ителгән мөмкинлекләрне файдаланырга өйрәтәбез, үз хокукларыбызны һәм мәнфәгатьләрне коллектив бергәлегендә яклау тәҗрибәсен үзләштерәбез. Күчмә семинарлар, киңәшмәләр, урыннардагы кебек, шулай ук күрше районнарга бару да, нәтиҗәле өйрәнү төре булып тора, моңа мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының республика комитеты зур булышлык күрсәтә. Хезмәтне саклауга, техник куркынычсызлык мәсьәләләренә дә игътибар бүлеп бирелә. Районның барлык белем бирү учреждениеләренең СОУТ буенча эшче урыннар аттестациясен узулары сөендерә. Монда мәктәп һәм балалар бакчалары җитәкчеләренең зур хезмәте күренә. Безнең профсоюз оешмасында берничә социаль әһәмияттәге проект гамәлдә. Шуларның берсе – “Профсоюз белән бергә автобус экскурсиясе” – безнең коллективлар Санкт-Петербург, Болгар, Казан, Ульян, Йошкар-Ола, Чабаксар, Свияжский шәһәрләренә барды. Без үзебез дә кунаклар – профсоюз активы белән республикакүләм профсоюз теплоходларын кабул итәбез. Беренче сыйныфка баручылар, безнең профсоюз әгъзаларының балалары өчен “Мәктәпкә барырга ярдәм ит” дигән бердәм бәйрәмнәр үткәрү матур гадәткә кертелде. Быел районның профсоюз оешмасыннан мәктәп портфельләре безнең хезмәткәрләрнең 20 баласы өчен иң яхшы бүләк булды. Уңышлы эшләр өчен безгә әле алда күп бурычларны хәл итәсе бар. Без үсеш перспективасын билгеләдек һәм оешмабызны актив, заманча, алгарышлы итеп күрергә телибез. Моны бары тик бердәм көч, бары тик бергәләп, бары тик яңа фикердәшләр белән генә башкарып була. Безнең көч бердәмлектә икәнлегенә без чын күңелдән ышанабыз”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев