Изгеләндерелгән су – яхшыга ышаныч уята
Тәтеш районының православие дине кешеләре христианнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе – Хач мануны билгеләп үттеләр.
(Тәтеш, 20 январь, “Тәтеш таңнары”). Тәтештә бәйрәм көнендә шәһәрлеләр үзәк буа ярына җыелды, анда махсус су коену урыны барлык иминлек чараларын үтәп ясалган иде.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җыелучыларның барысын да бәйрәм белән котлады.
– Хач ману – якты һәм зур бәйрәм, – диде ул. – Сезгә һәм гаиләләрегезгә, якыннарыгызга нык сәламәтлек телим. Барлык бәхетсезлекләр сезне читләтеп үтсен, күңелегез тыныч булсын. Иминлектә, бәхеттә, шатлыкта, җитешлектә яшәгез.
Троицк чиркәвенең дин әһеле протоиерей Валентин Кострин үзенең мөрәҗәгатендә болай дип билгеләп үтте:
– Йола буенча Крещениега суны чиркәү изгеләндерә, һәм сез үзегез өчен Аллаһының ризалыгын, сәламәтлегегезне ныгыта алу мөмкинлегенә ия. Йөрәкләребездә ихлас ярату урын алсын иде. Аллаһны һәм бер-беребезне ярату белән барлык кыенлыкларны җиңеп чыгачакбыз, тормышыбыз тагын да яхшырачак.
Быел махсус җиһазландырылган су коену урынында догалар кылып суга чумучылар арасында яшьләр аеруча да күп иде.
Гражданнарны яклау көллияте укучылары бер-берләренең судан чыгуын көтеп алдылар һәм үзләренең дусларына кайгыртучанлык күрсәтеп, сөлгеләр биреп тордылар.
– Крещениедә инде берничә елдан бирле коенам, судан чыккач, гадәттән тыш иркенлек хисләре барлыкка килүен тоясың, – дип уртаклашты Ксения Зайцева.
Көллият курсантлары Александр Бударин, Егор Филиппов, Руслан Галиуллин Хач мануда инде өченче ел күңелләрен сафландыруларын, суга чумып алганнан соң бөтенләй дә туңмауларын һәм палаткага җылынырга ашыкмауларын, дусларының ничек итеп суга чумып алуларын карап торуларын билгеләп үттеләр.
Шәһәрле Надежда Думенко Хач ману бәйрәмендә суга инде унбишенче ел керә икән. Изгеләндерелгән су гөнаһларны юмаса да, аның каравы рух күтәренкелеге өсти, яхшыга ышаныч уята, дип саный.
Буада кешеләрнең иминлеген кайгырту максатларында гадәттән тыш хәлләр һәм медицина хезмәткәрләре дежур тордылар, чишенеп-киенү өчен җылыткычлы палаткалар җиһазландырылган иде, шәһәрдәге белем бирү учреждениесендәге поварлар теләге булган һәркемне тәмле камыр ризыклары һәм хуш исле чәй белән сыйладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев