Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Изгеләр яшәгән урын

Гәҗит укучыларыбызны Зур Әтрәчтәге изгеләр зиратына бәйле булган риваятьләр белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

(Тәтеш, 27 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Сиринә Сәйфетдинова әңгәмәсе). 

“Халыктан җыелган акчага 1903 елда икенче мәчет торгызылган. Аңа 144 йорт теркәлгән, аларда 481 ир кеше, 460 хатын-кыз яшәгәнлеге, ә алардан тыш авылда тагын 87 йорт теркәлгәнлеге турындагы мәгълүматларны эзләп табарга насыйп булды. Аларда 240 ир-егет, 221 хатын-кыз яшәгәнлеге хакындагы язмалар саклана. Авылның зурлыгын түбәндәге саннар дәлилли: 231 йортта 1402 кеше гомер кичергән!

Авылның элеккеге чикләрен дә искә төшереп үтү урынлы булыр: Кечеткәнлек, Дуңгыз чокыры, Бикбулат чокыры, Дүрт имән, Яршуган урамнары. Ике мәчеткә дә кешеләр теләп йөргән, ни аяныч, совет влас­те елларында икесенең дә манарасы киселгән һәм җимерелгән.

Тора-бара халык һәм иганәчеләр ярдәмендә авыл өстенә нур балкытып яңа мәчет калкып чыкты. Белешмә басмаларда, мәчет теркәмәләрендә, метрика китапларында авылның исемнәре ничек булган дигән сорауларга да җавап бирер вакыт җитте: Иске Әтрәч, Әтрәч, Иске Шонгаты, Тенеш, Зур Әтрәч. 16-18нче гасырга караган материалларны табу бик кыен, бәлки алар архивларда бардыр, шуңа да бу чорга карата төгәл мәгълүматлар бирү мөмкин түгел.

1795 елдагы бишенче ревизия мәгълүматларында Казан губерниясенең Иске Әтрәч турында да язмалар сакланып калган. Иске Әтрәчтә 1795 елда 146 ир-егет, 150 хатын-кыз­дан торган 41 ясаклы татарлар хуҗалыгы булуы теркәлгән. Шулай ук 25 керәшен хуҗалыгында 75 ир-ат, 85 хатын-кыз булуы мәгълүм. Ясаклы Мөртәбәк Пүчинкәсе татарлары белән берлектә барлыгы 3540 дисә­тинә (1 дисәтинә – 90 сутый) 2042 сажин җирдә иген иккәннәр, терлек асраганнар, корабль төзү өчен кулланыла торган агачлар үскән урманны сак­лаганнар, ауга йөргәннәр...”, – диде авыл тарихын өйрәнүче Мөнир Бәдретдин улы, “Мең өйле Шонгаты” яки “Әтрәч кенәзлеге” тарихы дигән китабындагы мәгълүматлар белән уртаклашып.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев