Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кабер ташына язу урнаштырдылар

Бөек Ватан сугышында җиңү бары тик фронтта гына түгел,шулай ук тылда да яуланды.

Олы Тормы авылы ­зиратында гадәти булмаган каберлек бар: ­корычтан ясалган кабер ташы ­чыдамлы тимер рәшәткә белән ­тотып алынган, аның очлары биш почмаклы кызыл ­йолдызлар белән бизәлгән. Анда кызылармияче Иван Герасимовның җәсәде җирләнүен җирлектәге өлкән кешеләр беләләр. 

Үткән елны шәһәрле Анатолий Хохлов ярдәмендә Нурлат районында яшәүче Светлана Иванова оборона корылмаларын төзүдә катнашкан үзенең бабасы җирләнгән урында булды. Олы Тормы зиратында нәкъ тә ул җирләнгән. Хатын-кыз шул чагында Тәтеш районына кайтырга һәм кабер ташына язу урнаштырырга булган да инде.

Вәгъдәсе үтәлде: узган атнада Светлана Иванова ире һәм уллары белән бергә бабасының каберенә килде. Бу вакыйганы игътибардан читтә калдырырга ярамый: кызылармияченең нәсел дәвамчылары белән очрашуга район Советының ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый  оешмасы рәисе Ольга Илларионова, халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтүче “Тәтеш балкышы” үзәгенең көмеш волонтерлары Анатолий Хохлов белән Олег Евсеев, “Батырлык” яшүсмерләр клубы педагог-оештыручысы Людмила Потапова, Олы Тормы авыл җирлеге башлыгы Нияз Салихов, авыл мәктәбе педагоглары һәм укучылары, без, “Авангард” газетасы журналистлары да бардык. 

Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булганнарны һәм хәбәрсез югалганнарны, тыл хезмәтчәннәре һәм оборона корылмалары төзү турындагы мәгълүматларны эзләү Анатолий Сергеевичның тормыш хезмәтенә әйләнгән. Аның әйтүенчә, Тәтеш районы авылларындагы зиратларда оборона корылмалары төзелешендә катнашкан 12 кеше җирләнгән: сапер бригадасыннан 3 кеше Монастырскийда, 1 кеше Олы Тормыда һәм Татарстанда оештырылган хәрби эшче колоннадан 8 кеше башка авыллардагы зиратларда.  

– Халыкның иң күбе – 25 мең кеше 1941 елның 15 декабрендә 54 чакрым  озынлыктагы оборона корылмалары төзүгә җәлеп ителгән. Оборона корылмалары Долгая Поляна, Ямбакты, Алабирде, Ишеево, Шонгаты, Чури-Бураш, Биеш аркылы үткән. Төзелешкә республиканың 36 районында яшәүчеләрне җәлеп иткәннәр, – дип сөйли Анатолий Сергеевич. – Ә чакырылыш яшеннән өлкәнрәк һәм хезмәткә яраклы ир-атлардан торган 1264 нче батальон Олы Тормыда урнашканлыктан, Иван Никифорович биредә булган да инде. Ул 1942 елның 2 гыйнварында ачлыктан яисә авырудан вафат булган.                        

– Минем бабай Герасимов Иван Никифорович 1908 елда Татарстанның Октябрь районы (хәзерге Нурлат) Урта Камышлы авылында туган. Әби белән әти сөйләгәннәр буенча, мин бабамның сугыш вакытында оборона корылмалары төзүдә эшләгәнен һәм Олы Тормы авылындагы татар зиратында күмелгәнлеген белә идем, – дип уртаклаша Светлана Иванова.

Ивановлар кызыл­армия­ченең каберен җыештыргач һәм элмә язу урнаштырганнан соң юлга кузгалдылар, ә Олы Тормы башлангыч мәктәбе укучысы Фәнил Фәхретдинов, аларга, мәктәп укучыларына, солдат каберен һичшиксез чистартып торырга кирәк, дип билгеләп үтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев