Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Каешларны эләктерегез

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы - районыбызның актуаль проблемаларының берсе.

Тәтеш районы буенча ЮХИДИ хезмәткәрләре 2015 елда 2434 административ хокук бозуларны ачык­лаганнар. Шул исәптән - 63 шофер автомобиль руле артына исерек килеш утырган, 548е иминлек каеш­ларын санга сукмаган, 140ы тизлек режимын бозган. Җәяүлеләр арасында да кагыйдәләрне үтәмәүчеләр бар. 2015 елда ике җәяүле автомобиль көпчәге астына эләкте.
Узган атнада юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча район комиссиясендә, райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев рәислегендә, юллардагы хәлләр тикшерелде. Статистика раслаганча, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларның алда әйтеп үтелгән очраклары аварияләрнең төп сәбәпләре саналалар. Кышкы шартларда хәл аеруча кие­ренкеләнә: чистартылмаган юллар үтеп йөрүне катлауландыра, өстәвенә җәяүлеләр дә тизрәк эшкә, кибеткә, аптекага барып җитү өчен машина юлына чыгалар.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге начальнигы Ренат Хәсәнов комисс­ия әгъзаларының игътибарын түбәндәге проблемага юнәлтте. Иртән шәһәр балалар бакчалары һәм мәктәпләре янында бер үк хәлне күзәтергә мөмкин: ата-­аналар балаларын махсус утыр­гычларда, олыракларын каешлар белән эләктереп йөртүне кирәк санамыйлар (яңа ел башыннан шундый кагыйдәне бозуның 70 очрагы ачыкланган).
Аркадий Семенычев ЮХИДИ хезмәткәрләренә балалар бакчалары янында дежур торырга һәм ата-аналарны, сабыйларының иминлеге хакында уйласыннар өчен, акча белән "тәрбияләргә" тәкъдим итте. Юл буйларына ук салынган тротуарларны чистарту кебек проблема да күтәрелде. Кар этеп килүче техника ирексездән аларны күмеп китә. Коммуналь хуҗалык эшчәннәренең дә моңа чираты тиз генә җитми. Хәрәкәт иминлеге урамнарның яктыртылуына да бәйле, алар шәһәрнең юл чатларында, кибетләр янында һәм башка урыннарда җитенкерәми. Тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә яктылык кайтаргычлардан файдалану буенча кагыйдә пунк­ты да үтәлми.
"2016-2020 елларга Татарстан Рес­публикасы Тәтеш муниципаль районында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын көчәйтү"нең муниципаль чаралар программалары авария­ләрне киметүгә юнәлтелгән.
Әгәр шоферлар һәм җәяүлеләр юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәсәләр, программа нинди генә яхшы һәм тәэсирле булмасын, бәладән коткарып кала алмый, бу очракта "ә бәлки"гә ышануның фаҗигагә китерүе миөмкин.
Белешмә:
2015 елда Тәтеш районы территориясендә 23 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, өчесе шуларның балалар катнашында. Нәтиҗәдә 6 кеше һәлак булган, 22се җәрәхәтләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев