Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Канунны үтәү гаранты

Суд приставлары дүшәмбе көнне, 1 ноябрьдә, үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

(Тәтеш, 1 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Әлеге бәйрәм җитәрәк газета хәбәрчеләре судлар эшчәнлеген билгеләнгән тәртиптә тәэмин итүдә (аннары – СЭБТТИ) приставларның эш көне ничек башлануы белән кызыксындылар һәм аларның хезмәт урыннарына ­бардылар.

Без барган көнне иртәнге сигезенче яртыда өлкән суд приставы урынбасары Валерий Старостин пристав хезмәткәрләре өчен инструктаж – көндәлек әзерлек күнекмәләре уздырды. Сафка тезелеп басканнан соң, смена буенча өлкән Азат Камалиевның доклады тыңланды. Приставларның һәркайсы шулай ук хезмәткә әзер булулары турында бәян иттеләр. Валерий Александрович хезмәткәрләрнең тышкы кыяфәтен, махсус киемнәрен карап чыкты, хезмәт таныклыгының булу-булмавын тикшерде. Аннары өлкән суд приставы урынбасары ­инструктаж уздырды.

Шуннан соң, суд приставлары Азат Камалиев, Николай Моисеев, Николай Нестеров һәм Игорь Кузнецов үз участокларындагы суд утырышлары залын, барлык хезмәт кую һәм кирәк-яраклар куелган бүлмәләрне, суд тирәсендәге территорияне карап чыктылар. Әлеге эшләр хезмәт көне дәвамында һәр сәгать саен башкарылып тора. Без эчке хезмәтләр лейтенанты, СЭБТТИ  буенча суд приставы Азат Камалиев белән әңгәмә кордык.

– Миңа хезмәт итәргә керергә бер дустым тәкъдим итте, һәм барлык 18 ел эшләү дәверендә бер тапкыр да үкенмәдем, – дип уртаклашты ул. 

Шушы вакыт эчендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда андый чаклар булдымы, дигән сорауга, юк, булмады, дип ышанычлы итеп җавап бирде ул.
Югыйсә, Азат Рәшит улы әйтүенчә, алар саклый торган учреждениеләргә төрле кешеләр килә, шундый вакытлар да була икән, кемдер үзен шактый тәртипсез тота, шулай да аның хезмәттәшләре бик түземнәр һәм килгән кешеләрне хокук тәрти­бен бозмаудан тыелып торырга күндерәләр. Судлар эшчәнлеген билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү  буенча суд прис­тавлары вазифасына шулай ук суд приставларының законлы эшчән­легенә комачаулаган очракларда административ хокук бозулар турындагы беркетмәләр тутыру һәм суд яки суд приставлары-башкаручылар таләбе буенча килмәгән затларны мәҗбүри алып килү, бурычлыларның адреслары буенча суд приставлары-башкаручыларның озата барулары керә.

Судлар эшчәнлеген билгеләнгән тәртиптә тәэмин итү  хезмәткәрләре гамәлләрне һәм тәҗрибә күнек­мәләрен бердәм­ләшеп тиз арада башкаруны тагын да яхшырту максатларында эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, медицина хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, суд аппараты хезмәткәрләре бе­лән берлектә күнекмәләр үткәрү дәресләре уздыралар. Азат Камалиев уртаклашканча, мондый чаралар кирәк. Ул иртәнге инструктажның да мөһимлеген билгеләп үтә һәм үзеңнең эшеңне сыйфатлы итеп башкарырга кирәк, дип белдерә. Һәм бу аның уңышлы килеп чыга – суд приставы хезмәткәре фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ведомствоның күп сандагы Рәхмәтенә һәм “Федераль суд приставлары хезмәте ветераны” медаленә ия. 

Безнең әлеге сәфәргә нәтиҗә ясап, өлкән суд приставы Андрей Наумов агымдагы елның тугыз аенда суд производстволарының гомуми саны – 7621 икәнлеге, аларның шактый өлеше – 2656сы штрафларны түләтү, 1710ы – ЮХИДИ штрафлары, булуы турында хәбәр итте.

– Алиментлар түләтү эше – без­нең эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Башкаруда барлыгы 149 эш бар иде, 18 кеше – алиментларын түләмәгән өчен административ җаваплылыкка, 12 кеше – җинаять җаваплылыгына җәлеп ителде, – диде Андрей ­Владимирович.

Районыбызның суд приставлары коллективы үз алдына куелган бурычларны уңышлы үти: 2020 елдагы эш нәтиҗәләре буенча, Татарстан Респуб­ликасы буенча Россия суд приставлары Федераль хезмәте идарәсенең Тәтеш районы бүлеге беренче урынны алды, һәм хезмәткәрләр әлеге югары урынны сакларга әзер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев