Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Казаннан Германиягә очыйк

Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейслары пассажирлар арасында шактый уңыш казанып, көзен һәм кышын да хезмәт күрсәтәчәк.

Очышлар, җәйге сезондагы кебек, атнасына ике тапкыр - дүшәмбе һәм җомга көннәрендә булачак. Казаннан очу вакыты - 10.00дә, Франкфуртка барып җитү вакыты - 13.20. Ә кире кайтканда самолет Франкфурттан 14.55 сәгатьтә кузгала, Казанга төшү вакыты - 19.55. Барлык очышлар да Airbus A320 һава судноларында башкарыла. Искәртеп узабыз: очып китү һәм аэропортка төшү җирле вакыт буенча күрсәтелгән.
- Әлеге маршрутны җәелдерү максатыннан, парт­нерыбыз "Аэрофлот" компаниясе белән шактый зур эш башкарылды, - диде "Казан" халыкара аэропорты җәмгыятенең генераль директоры Алексей Старостин. - Нәтиҗәләр Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсына Татарстан һәм күрше төбәкләрдә яшәүчеләр арасында ихтыяҗ булуын күрсәтте. Шуңа да очышны дәвам итәбез.
Рейс пассажирларына кулай шартлар, ташламалы парковка тәкъдим ителә. Аэропорт территориясендәге машина кую урыны чит ил пассажирлары өчен генә бушлай иде. Без татарстанлыларны да читтә калдыр­мадык: хәзер Франкфурт-на-Майне рейсының бөтен пассажирлары аңардан 50 процентлы ташлама белән файдалана ала. Моның өчен, аэропортка төшкәч, утыру талонын күрсәтергә генә кирәк.
Әлеге рейс пассажирлары өчен башка уңайлы шартлар да бар. Мисалга, "Аэрофлот" ширкәте Германиянең тимер юллары - «Deutsche Bahn AG» компаниясе белән бергә Rail & Fly дигән программа уйлап тапкан. Ягъни самолетка билет алганда, Германиядәге поездларга да бердәм билет сатып алырга мөмкин. Билет ярдәмендә шушы илнең теләсә кайсы урынына барырга була. Моның өчен өстәмә рәвештә 40 евро түләргә кирәк.
Төркем белән баручыларга да ташламалар каралган. Мәсәлән, 10 пассажирдан да күбрәк булган төркемгә 10 процент ташлама тәкъдим ителә. Аэропорт директоры исә, Франкфурт-на-Майне шәһәренең эре транспорт үзәге булып торуын билгеләп үтә.
Рейс Татарстан Республикасы белән Германияне генә тоташтырып калмый, чөнки Франкфурт-на-Майне аэропорты Европа, Америка, Африканың 35 шәһәре белән аралашырга мөмкинлек бирә. Бер самолеттан икенчесенә күчкәндә аэропортта көтеп утыру вакыты 1дән алып 3 сәгатькә кадәр тәшкил итә. Шул сәбәпле, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мадрид, Казан - Франкфурт-на-Майне - Афина, Казан - Франкфурт-на-Майне - Мальта, Казан - Франкфурт-на-Майне - София рейслары башкарыла. Бу очракта пассажирның кулына ике билет бирелә. Франкфуртка килеп төшү белән, юлчы багажын алып, башка рейска теркәлә. Тоташу (стыковочные) рейсларын "Аэрофлот"ның парт­нерлары башкара. Андый очрак булганда, Казанда ук багажны тапшырып, аны ахыргы пунктта гына алырга мөмкин. Хәзерге вакытта "Аэрофлот" ширкәте Казан - Франкфурт-на-Майне - Рим, Казан - Франкфурт-на-Майне - Милан, Казан - Франкфурт-на-Майне - Лондон, Казан - Франкфурт-на-Майне - Париж юнәлешләрен ачу мәсь­әләсен дә хәл итә. Казан - Франкфурт-на-Майне - Казан рейсын даими кулланучылар өчен "Эшлекле юл билеты" дигән тариф тәкъдим ителә. Аның кагыйдәләре буенча очып китү вакытын да үзгәртеп була. Бу очракта пассажирга штраф системасы кулланылмый. Шулай ук самолеттагы урынны алдан ук броньлап куярга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: "Аэрофлот" ширкәте Казан халыкара аэропортыннан Франкфурт-на-Майне шәһәренә туры рейсларны агымдагы елның 17 июненнән ачты. Моңа кадәр туры рейсларны база аэропортыннан гына ясавын исәпкә алсак, әлеге рейсның ачылуы Казан аэропорты, Татарстан һәм "Аэрофлот" компаниясе өчен дә зур вакыйга булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев