Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Күчемсез милекне теркәү гадиләште

Татарстанда күчемсез милеккә хокукны беренче электрон теркәү булды.

Агымдагы елдан күчемсез милеккә хокукны һәм аның белән эш итүне электрон тәртиптә теркәргә мөмкин. Мәсәлән, 19 июньдә ТР буенча Росреестр Идарәсендә электрон тәртиптә кергән, Татарстан нотариусы раслаган документлар берлектә, беренче электрон гариза теркәлде.
Документларны электрон тәртиптә тапшыру сервисы Росреестрның рәсми Интернет-порталында (www.rosreestr.ru) эшли. Бу очракта гражданинга яки оешма вәкилнә гариза язарга һәм аңа электрон тәртиптә документлар пакетын теркәргә кирәк.
Игътибарны шуңа юнәлтәбез, дәүләт теркәвенә җибәрелә торган гариза һәм документлар квалификацияле электрон имза белән расланган булырга тиеш. Аны алу өчен теләсә нинди раслаучы үзәккә мөрәҗәгать итәргә була (аларның исемлеген шулай ук Росреестр порталында да табарга мөмкин).
Моннан тыш, гариза бирүчеләргә уңайлы булсын өчен, дәүләт теркәвенә ниди документлар тапшырырга кирәклеген белмәүләре бар, порталда "Жизненные ситуации" белешмә сервисы урнаштырылган. Ул, зур булмаган анкета тутырганнан соң, теге яки бу очракта дәүләт теркәвенә кирәкле документлар исемлеген алырга мөмкинлек бирә.
Шулай итеп, электрон тәртиптә хокукны дәүләт теркәвенә документлар тапшыру өчен, Росреестр порталының төп битеннән (https://rosreestr.ru/) "Физические лица", "Юридические лица", яки "Спецалисты" бүлегенә күчәргә кирәк. Аннары "Зарегистрировать права на недвижимость", "Подать заявление на государственную регистрацию прав" сервисын сайларга.
Документларны электрон тәртиптә тапшыру гариза бирүчеләрнең вакытын һәм дәүләт пошлинасы түләвен янга калдырырга мөмкинлек бирә: бу очракта физик затларга гамәлдәге теркәү өчен билгеләнгән дәүләт пошлинасы база күләменең 0,7 коэффициенты кулланыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев