Реклама
Җәмгыять
Келәш җирлегендә яшәүчеләр файдалы һәм күңелле гамәлне берләштерделәр
Үзләрен борчыган мәсьәләләрне тикшергәнче, башта алар Тоншерма мәктәбе укучылары әзерләгән концерт программасын карадылар.
Тоншермалыларны үзара салым хисабына салынган юлның сыйфаты борчый. Вак таш урынына йомрыларын салдылар дигән сүзләр дә ишетелде. Җирлек башлыгы Илдар Халиков аларны тынычландырды: "Башкарылган эшләрне кабул иткән комиссия ташның маркасы һәм фракциясе туры килә дигән нәтиҗә чыгарды һәм катлам калынлыгы да биш сантиметрдан ким түгел. Тагын 70 тонна материал китерелде, подряд оешмалары белән әлегә тулысынча исәп-хисап ясамадык, акча бар. Эшләр дәвам иттереләчәк".
Җирлектә 177 йортка стационар телефон кертелсә дә, тиздән кәрәзле телефон белән сөйләшү мөмкинлеге халык өчен озак көтелгән бүләк булачак.
Җирлек территориясендә "Ш. И. Хөсәенов" КФХ хуҗалык эшчәнлеген уңышлы алып бара. Узган ел ул 4582 тонна ашлык, 501 тонна сөт, 51 тонна ит җитештергән, 32 миллион 711 мең сум акча кереме алган. Шәүкәт Хөсәенов агымдагы елда шикәр чөгендере һәм көнбагыш игү хисабына керемне арттыруны планлаштыра. 100 бозауга ябык һәм шул кадәр малга тышкы абзар төзелгән, фермага кадәр 400 метрда каты өслекле юл салынган, 2016 елда механикалаштырылган ындыр табагы, складлар һәм трактор паркы территорияләренә илтүче юллар төзекләндереләчәк. Сөт җитештерүне күтәрү өчен тана бозаулар санын арттырачаклар.
Җитәкче билгеләп үткәнчә, КФХ эшчәннәре, җирлектә 70тән артык кеше шунда эшли, көндәлек авыр хезмәтләре өчен һәртөрле мактауларга лаек. Юбилярларга ул котлау открыткалары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды.
"Үз авылыгыз, урамыгыз, күлегез, иминлегегез, якташларыгыз хакында борчылуыгыз өчен рәхмәт. Бу бик тә матур сыйфат һәм шулай булырга тиеш тә. Республикабыз Хөкүмәте дә авылда яшәүчеләр хакында даими кайгыртучанлык күрсәтә: балаларыгызга төпле белем һәм тәрбия бирү өчен Тоншерма мәктәбендә ремонт бара. Ә халыкның мәдәни һәм рухи үсеше өчен авыл мәдәният йорты яңартыла. Әгәр хакимият һәм халык бер-беренә булышлык күрсәтсә, бөтен проблемалар да хәл ителерлек, ә моның өчен референдумны уңышлы үткәрү һәм үзара салым буенча Президент программаларында катнашу зарур", - дип мөрәҗәгать итте җирлек халкына район башлыгы Рәмис Сафиуллов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев