Реклама
Җәмгыять
Келәшлеләр "Федоровка трактирында" булдылар
Удельное Нечасово клубына килеп кергәч, кунакларның һәркайсы биредә үзен көтүләрен шунда ук аңлагандыр.
Утыны "дөрләп янган" мич һәм хуш ис бөркеп утырган чуендагы өреле кәбестә ашы игътибарны җәлеп итте. Менә кунакчыл хуҗабикә килеп керер дә, тәм-том куелган, самавыры кайнап торган табынга чакырыр сыман.
Ә шау-гөр килеп ял итәргә яратучылар "Федоровка трактиры"на килә алалар, анда алар өчен авыл ризыгы, төрле камыр ашлары һәм хәзерге заман салатлары белән бай өстәл әзерләнгән. Федоровкалыларның аш-суга осталыклары гына түгел, ә иҗат эшләре дә сокландырды.
Татьяна Мавринаның бизәкләп эшләнгән ачык төстәге пинеткалары бәләкәчләрнең аякларына алып кигезгәнне көтәләр кебек, Татьяна Падучеваның нәфис сарафаны теләсә кайсы яшь туташка килешерлек, ә Любовь Иванованың чуклы кызыл шәлен иңенә салудан бер хатын-кыз да баш тартмас иде.
Мәктәп укучылары да төрле әйберләр әзерләгәннәр.
Авыл халкының иҗат офыклары шактый киң: биредә Андрей Денисовның пейзажлары урын алган, Кристина Сидорова хәзер модада булган "декупаж" техникасында эш-ли, Софья Власованың "квиллинг" стилендә күк төсендәге хатын-кызлар эшләпәсе атлас кебек ялтырый, ә бит ул гади кәгазьдән эшләнгән, Наталья Прутскова фоторәсемнәрендә туган ягын үзе күргәнчә чагылдырган.
Күргәзмә искиткеч иде, әмма тамашачыларның барыннан да бигрәк күршеләре - келәшлеләр концертын карыйсылары килде.
Беренче чыгышта ук - Келәш мәдәният йорты директоры Альмира Хатыйпова җырыннан соң - алып баручылар Фәһим Галимов һәм Тамара Фуражкиналарның: "Бер-берегезгә һәм чыгыш ясаучыларга яхшы мөнәсәбәтегезне белдерүдән оялмагыз" дигән киңәшен тотып, тамашачылар җырчыны көчле алкышлар белән бүләкләделәр. Кинофильмдагы танылган җыр көенә "Подснежник" коллективы башкарган дәртле бию кәефләрне шулкадәр күтәреп җибәрде ки, җырга бөтен зал кушылды.
"Асылъяр", "Черемуха" вокаль ансамбльләре, җырчы Павел Добров лирик хис-тойгылар уяттылар, Ирина Ванямованың "Живите, любите" җыры күңелләрне күтәреп җибәрде, ә "Кояшкай" коллективы һинд биюе белән ритмик тән хәрәкәтләре ясау осталыгына, гүзәллеккә, нәфислеккә соклану мөмкинлеге бирде.
"Сез барыбызны да ихластан сөендердегез, - диде концертка кагылышлы уртак фикерне белдереп, район Советы аппараты җитәкчесе Людмила Абрамова, - Май чабу бәйрәме өчен аерым рәхмәт, сез ачык һәм гармонияле композиция тудырдыгыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев