Кем Тәтештә булмаган, шул балык ашамаган...
18 май – Халыкара музейлар көне
Узган ел “Чудо-белуга” тарихи-сюжетлы скульптура композициясе үзенең – 10 еллыгын, ә Балыкчылык тарихы музее биш еллыгын билгеләп үтте.
Барысы да кырпы балыгыннан башланган... Якынча йөз ел элек, 1921 елда, Тәтеш ярлары янында балыкчылар ятьмәсенә 960 килограмм авырлыкта балык эләккән. Бу тарихи вакыйга истәлегенә күптән түгел һәйкәл дә куелды, ул зурлыгы буенча нәкъ чынына туры килә.
– Тәтештә узган гасыр башында тотылган кырпы балыгы турында хәзер кем генә белми икән? Барысы да белә. Музейда фотосурәтне һәркем күрмәячәк, ә менә шәһәр урамындагы һәйкәл үтеп баручыларның игътибарын җәлеп итәчәк. Тарихи фотосурәт буенча һәйкәл эшләү идеясе барлыкка килде, проект шуңа күрә дә “Тере фотосурәт” дип атала, – дип сөйли Тәтеш ягы тарихы музее директоры Наталья Понедельникова.
Вакытлар узу белән кырпы балыгы һәйкәле янында, кайчандыр сәүдәгәр Серебряковларның сәүдә кибете булган борынгы бинада, Балыкчылык тарихы музее урнашты. Бүген ул өч меңнән артык экспонатны үз эченә ала һәм үзенә бертөрле комплекс булып тора, бина эчендә экспозицияләр үз урынын алган, шулай ук биредә балыкчылар йорты, мастер-класслар үткәрү нокталары, корабль формасында беседкалар һәм тамак ялгап алу урыны бар, ә ишегалды уртасында – сулык (фотода), аның аша күпер салынган. Сүз уңаеннан, сулыкта җан ияләре дә бар: анда төрле карплар йөзеп йөри, ә теләгән кеше аларны ашата да ала.
Музейда кунакларны елның теләсә кайсы вакытында кабул итәләр һәм: “Кем Тәтештә булмаган, шул балык ашамаган” яки “күрмәгән” дигән сүзләр белән сәламлиләр, һәркем бу сүзләрне үзенчә аңлый. Хуҗаларның кунакчыллыгы аркасында, Балыкчылык тарихы музеен күрергә теләүче туристлар саны даими үсә. Һәм бу гаҗәп тә түгел, музейга килүчеләр бурлакларның авыр хезмәтен үзләрендә татып карый алалар: аларга йөк белән бурлак каешын тартып карау, ятьмәнең ничек үрелүен күрү, Су анасы остаханәсендә булу мөмкинлеге дә бирелә. Кыскасы, күп санлы мастер-класслар арасында һәркем үзенә охшаганын таба ала.
– Яшьләр Вшиха тавы атамасының килеп чыгышы турындагы риваятьләрне кызыксынып тыңлый. Кунакларның балыкчы киемен киеп карау, сумка үрү, үз куллары белән берәр әйбер ясау, Нептун тәхетенә утырып уникаль фото төшерү, балыкчыларның кәсепләре турында күп кенә мәгълүмат белү мөмкинлеге бар, – дип билгеләп үтә Наталья Геннадьевна. – Әлеге музейда без яңа интерактив программалар эшләтеп җибәрдек, алар кунакларга һәм туристларга шунда ук ошады. Бүген Балыкчылык тарихы музее видеотрансляцияләр өчен дә үзенчәлекле объект булып тора. Ул блогерларны, теле- һәм радио алып баручыларны тапшырулар төшерү өчен җәлеп итә.
Күргәзмә залларына килүчеләрне игътибар белән балыкчы малай – Коленька “күзәтә”, ә бина буенча су дөньясы турында мәгълүмат белән стеллажлар урнаштырылган. Колакчыннар киеп һәм интерактив җиһазларны кушып, балыклар дөньясы, сулык төбендә тормышның барлыкка килү тарихы белән танышырга, иске шәһәр урамнары буйлап йөрергә мөмкин.
Музейда кайчандыр данлыклы булган Тәтеш балык заводы тарихына багышланган һәм су дөньясының хәзерге җан ияләре турында сөйләүче бүлекләр дә бар.
Иң кыйммәтле экспонатлар арасында музейчылар балталар “хәзинәсен”, Болгар чорындагы туй көзгеләрен һәм кит мыегын аерып күрсәтә.
Озак вакыт чын кит мыегы Тәтеш ягы тарихы музее экспонатлары белән янәшә тора, ә Балыкчылык тарихы музее ачылу белән су дөньясы турындагы экспозициягә искиткеч тематик өстәмә була. Аның Идел буе шәһәрчегендә барлыкка килүе гадәти түгел. Узган гасыр башында кит мыегын Тәтешкә ерак сәяхәттән сәүдәгәр алып килгән. Ул вакытта аннан хатын-кыз корсетлары, кринолиннар (күлмәк өчен кыршау), кулчатыр каркаслары һәм башка күп нәрсәләр ясаганнар. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында хуҗалыкта гадәти булмаган әйбер кулланылмаган һәм озак вакыт эшсез яткан.
– Узган ел безнең шәһәрдә 200 меңгә якын турист булды, аларның яртысы Балыкчылык тарихы музеен карады. Аның уникальлеген танылган (башкала) сәясәтчеләр, артистлар, мәдәният эшлеклеләре һәм башка хөрмәтле кунаклар бәяләде, – ди Наталья Понедельникова.
Татарстанның иң уникаль музейларының берсе турындагы хикәяне тәмамлап, Тәтеш ягы тарихы музее һәм Балыкчылык тарихы музее коллективларын билгеләп үтәргә кирәк. Бу кешеләр, уртак идея белән мавыгып, хәтта иң таләпчән туристның да ихтыяҗларын тормышка ашыралар. Һәм болар барысы да Тәтештә булганнан соң, шәһәребезнең һәр кунагы монда тагын кайтырга теләк белдерсен өчен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев