Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Кемнең ничек эшләве күренә

1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.

Галина Захарова, Югары Тархан:
– “Авангард” газетасына 1991 елдан алып, кияүгә чыкканнан бирле язылып киләм. Мин тумышым белән Буа районыннан. Авыл хуҗалыгы турында уку бик кызыклы. Элек мин “Искра” колхозында идарәче идем, күрсәткечләребез начар түгел иде. Ул чакта терлекчеләр дә, механизаторлар да үзара ярышты, аларның рекордлары барысына да күренеп торды. Хәзер дә газета аша кемнең ничек эшләве күренә. Авыл кешеләренә афәрин – икмәк үстерәләр, сөт тә җитештерәләр. Әле тагын өлкән кешеләр хакында, нәрсәләр хәтерлүләрен, ниләр сөйләүләрен, шулай ук гаилә юбилейларын билгеләп үтүчеләр, аларның тормышы ничеклеге турында уку кызык. Абунә башлануын ишетүгә үк газетаны яздырдым, “Авангард” белән араны өзмим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев