Кешеләр турындагы язмалар ошый
1 апрельдән “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” газеталарына 2026 елның икенче яртыеллыгына язылу башланды.
Людмила Маврина, Чинчурино:
– Мин район газетасын бала чагымнан укыйм. Башта аны әти-әни алдырды, без өйләнешкәч аларның традициясен дәвам иттек. Миңа авыл кешеләре турында язмалар аеруча да ошый. Үткәндәге мәдәният хезмәткәрләре, шулай ук район мәдәнияте яңалыкларын кызыксынып укыйм. “Авангард” битләрендә үз хезмәттәшләремнең фотоларын күрү дә күңелле. Бакчачылар һәм яшелчәчеләр өчен киңәшләрне укыйм, бик әйбәт рецептлар басылып чыга. Барысы да бик ошый! Газетага язылучыларның саны артып торсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев