Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Кешеләр укымый дигәнгә, ышанмыйм”

Наилә Әмәчкинаның Олы Тархан китапханәсенә эшкә килгәненә августта 43 ел тула.

Бу вакытта китаплар патшалыгы заманча ветеринария пункты урынында урнашкан була. Озын кирпеч бина ике мич белән җылытылган. Аннан бервакытта да укучылар өзелеп тормаган. Халык укы­ган. Яңа кайт­кан журнал­ларны карарга кеше йөргән һәм өйдә укыр­га берничәшәр китап та алып киткән. Китапханәдә үзенә бер төрле халәт хөкем сөргән: тыныч, җылы, җанга рәхәт һәм бернәрсә белән кабатланмас гәҗит, китап, журналларның бас­ма битләреннән аңкыган буяу исе. Әлеге рухны, башкача әйтеп тә булмый, китапханә хезмәткәрләренә яңа бинага да алып килергә насыйп булган. Китапханә 10 ел элек авылның мәдәният йортына күченеп, теркәлү урынын алыштырган. Ул биредә дә буш тормый, кешеләр китап-журналлар алырга яки бәһасез байлык - китапларны сак­лаучылар янына аралашыр өчен генә дә киләләр. Наилә Мөхәммәтнур кызының үз таны­луын ничек табуы турында гаҗәп­ләнеп тыңладым.
"Балачактан ук миңа китап­ханә җанлылыгы ошый иде. Укырга яраттым һәм хәзер дә яратам. Кулга китап алам, ә үзем аның күршелегендәге киштәдә ниндирәкләр ятуын күзәтәм. Барыннан да бигрәк барлык-барлык китапларны укып чыгарга хыялландым. Унъеллыкны тәмамлагач, имтиханнарны уңышлы тапшырдым һәм бухгалтерлыкка укыр­га кердем. Өйгә кайттым, шул чакта китапханә мөдире Таһирә Булатова бераз эшләп торырга үтенде. Әлеге "бераз" гомерлек булып чыкты, - дип бәхетле елмая әңгәмәдәшем. - Документларны кире алдым һәм 1974 елның августында мәктәпнең күптән түгелге чыгарылышының хезмәт кенәгәсендә беренче язу барлыкка килде. Таһирә апа минем остазым, үзенең тәҗрибәсе белән юмарт бүлеште, мин аның барлык киңәшләренә игътибар бирдем. Бер ай мизгел эчендә үтеп киткәнен хәтерлим һәм миңа хезмәт хакы бирделәр - 62 сум 50 тиен. Өйгә кайтканда кибеттән бөтен гаилә өчен конфет сатып алуым исемдә".
Шул вакыттан алып кыз өчен китапханә туган йортына әйләнә. Наилә Әмәчкинага бәхет елмайган, чөнки һәрвакытта бердәм, дус коллективта хезмәт куя. Рузинә Насыйрова белән 40 ел бер-берләрен аңлап, хөрмәт итеп эшлиләр, аннары Ильмира Маштыева, Ләйсән Абдрахманова белән. Мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты хезмәткәрләрен, авылдашларын күңеленә якын кешеләр дип саный.
Мәдәният хезмәткәрләре гомер-гомергә алдынгы сафта була: агитбригадалар, өмәләр, семинарлар, җәмәгать чараларында күргәзмәләр бизәү, сайлаулар, иҗат отчетлары - һәрвакытта вакыйгалар казанында һәм кешеләр белән янәшә.
"Үз эшемне яратам. Хәзер китап укымыйлар дигән сүзгә, ышанмыйм. Әгәр кеше белемле икән, ул укымыйча булдыра алмый, - дип саный китапханә белгече. - Килүчеләр яки файдаланучылар, алар хәзер шулай атап йөртеләләр, бездә төрле-төрле, балалар бакчасында тәрбияләнүче кызыксынучан сабыйлардан алып өлкән яшьтәге әби-бабайларга кадәр. Нәкъ тә менә аларга кирәкле китапны табарга булыша алуыма мин һәрчак сөенәм".
Балаларга китапка мәхәббәтне кечкенәдән өйрәтергә кирәк дип инана ул: "Китапханәгә килгән һәрбер балага, хәтта иң бәләкәенә дә, басмаларның матурлыгын күрсәтергә тырышабыз. Мисалга, бездә сабый рәсем ясыймы яки пластилин белән әвәлиме - аның янәшәсенә рәсемле китап-журнал куела. Ул һичшиксез укырга тартылачак".
Шунысы да бик мөһим, авыл һәм анда яшәүчеләрнең тарихы турында җентекләп җыелган материал ярдәмендә китапханә архив вазифасын да үти: соралган мәгълүмат табылмый калган очрак булганы юк икән әле.
Наилә Мөхәммәтнур кызының районның китап­ханә системасындагы на­муслы тырыш хезмәте җи­тәкчелек тарафыннан күп тапкырлар билгеләп үтелә. Мин 30га якын Мактау грамотасы, Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм төрле дәрәҗәдәге Рәхмәтләр исәпләдем. Бер язу кызыксындырды, Олы Тархан китапханәчеләренең тыйнак хезмәт билгеләре нинди: "Социалистик ярышта югары күрсәткечләре өчен, халыкка китапханә хезмәтен чагылдырган иң яхшы күренеш куйган өчен "Иң яхшы хезмәт күрсәтүче китапханә" исеме бирелә".
Китап укучы килде, комачауламас өчен сөйләшүне туктатам һәм пышылдап кына, әңгәмә өчен рәхмәт белдереп, "Сау булыгыз" дим. Китапханәгә һәрчакта киләсе килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев