Хәтта уч төпләре “янган”
ТР буенча Россия пенсионерлар Берлеге иҗтимагый оешмасының Тәтеш бүлеге инициативасы белән Киртәле авылы мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган “Сәлам, яз!” дип исемләнгән концерт булды.
(Тәтеш, 6 май, “Тәтеш таңнары”).
Тамара Яшукова җитәкчелегендәге “Атлантида” хатын-кызлар клубының вокал төркеме чыгышлары белән киртәлеләрне инде ничәнче тапкыр сөендерә. Аларның җырларын тамашачылар һәрвакытта сокланып кабул итә. Шуңа күрә бу юлы да авылның мәдәният йорты залы үзешчәннәрнең концерт программасын карарга теләүчеләр белән тулы иде. Нина Новикова җитәкчелегендәге клуб үзенең 12 елдан артык эшләү тарихында киң танылу алды.
Концерт башланыр алдыннан РПФның Тәтеш районында клиентлар хезмәте бүлеге начальнигы Ирина Большакова пенсия законнары турында кешеләрдә барлыкка килгән мәсьәләләр хакында сөйләде. Россия пенсионерлар Берлегенең Татарстан Республикасындагы җирле бүлекчәсе эше турында экранда тәкъдим ителгән слайд-шоу авыл халкында зур кызыксыну уятты.
Пәрдә ачылды һәм туган җир, Ватан турындагы җырлар күңел-ләрне әсир итте. Залда шулай ук балачаклары Бөек Ватан сугышына туры килгән, тылда батырларча хезмәт куеп Җиңүне якынайткан тамашачылар да бар иде. Вокалчылар сугыш авырлыкларын кичергән хатын-кызларга багышлап “Әнием вальсы” җырын башкардылар. Артистларның нәзакәтлелеге, кабатланмас тавыш-ларның бертигез яңгырашы, матур костюмнар тамашачыларның кәефен тагын да күтәрде. Зал шулай ук “Келуня” һәм “Чивгоня” ансамбльләренең дә милли матурлыгын, номерларын көчле алкышлар белән кабул итте.
“Атлантида” тамашачыларны үзенең репертуарына керткән берничә яңа җыр белән дә сөендерде. Галина Зотова белән Наталья Шарипова шаян тамаша күрсәтеп, рух күтәренкелеге өстәделәр. Ирина Большакованың җырлары һәркемнең күңеленә хуш килде.
– Чын күңелдән ял иттек! Безгә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк иттеләр! Шигырьләр дә, җырлар да, без яшь чакта җырлаган җырлар да яңгырады, – дип уртаклашты Киртәле авылында яшәүче Тамара Гришкова. – Без рәхәтләнеп алкышладык, хәтта уч төпләре “янды”.
Биредә иҗади кешеләр яши
– Авылда өлкән буын кешеләрен иҗади һәм мәдәни-ял эшчәнлегенең төрле алымнары белән җәлеп итү өчен барлык шартлар тудырылган, – ди Килдеш авылы җирлегенең ТР буенча башлангыч оешма рәисе Любовь Врясова. – Без ТР буенча Россия пенсия Берлегенең Тәтеш бүлеге планы нигезендә “Актив озын гомерлеләр” программасы буенча эшлибез. Конкурсларда, фестивальләрдә, бәйрәм һәм истәлекле даталарга багышланган чараларда катнашабыз, халык сәнгатен киң җәел-
дерү, милли һәм мәдәни традицияләрне саклау өстендә эшлибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев