Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Киләчәккә планнары бар

Җәй – район аграрийлары өчен киеренке вакыт. 

(Тәтеш, 13 июль, “Тәтеш таңнары”).

Газета хәбәрчеләре Олы Тархан авылындагы алгарышлы үсеш алган “Татарстан” авыл хуҗалыгы предприятиесендә булдылар. 

–  Авыл хуҗалыгы тармагы – күп көч куюны таләп итә тор­ганнарның берсе, аларда үз хез­мәтләренә тугры кешеләр эшли, – ди безне машина-трактор паркы янында каршы алган авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Айрат Халитов. – Безнең тату кол­лектив үсемлекчелек һәм сөт продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә.    

Җитәкче әйтүенчә, хуҗалыкта терлекчелеккә зур игътибар бүлеп бирелә, сөт тотрыклы керем бирә, ул, үз чиратында, төрле кирәк-яракларга тотыла. 

– Бездәге савым көтүлегендә 350 сыер бар, бәйләмичә асрау тәҗрибәсе кулланыла, – дигән мәгълүматны җиткерә Айрат Рәис улы. – Узган елны Даниядән 43 миллион сумга югары продуктлылык­лы 204 сыер сатып алдык, шулай итеп савымны арттыруга ирештек, тәүлеклек савым бер сыердан 26 литр тәшкил итә. Агымдагы елда тагын 136 сөтлебикә кайтартырга ниятлибез. Көн саен җиде тоннага кадәр сөт савып алабыз, 6шар тонналы ике танк-суыткыч бар, әлегә бу кадәрле җитештерүчәнлеккә ирешмәдек, шулай да максатлар куелды, омтылырга сәбәп бар. Узган ел белән чагыштырганда яхшы үзгәреш бар: бүгенге көндә без сөттән бер айга сигез миллион сумга якын керем алуга ирештек.  

Предприятие җитәкчелеге үсеш өчен яхшы матди-техник база кирәклеген белә. Узган елны яңа заманча җайланма белән савым залын файдалануга тапшырганнар, аңарда 40 сыерны берьюлы савып була. Уңайлылыкны сыер савучылар да бәяләгәннәр – хәзер инде резина итекләр һәм галошлар кирәкми, җылы идән ясалган. 2020 елда иске сыер абзарын яңартып төзекләндергәннәр, аның мәйданын зурайтканнар, тиресне автомат рәвештә чыгару системасы, су эчергечләр урнаштырганнар, хәтта тарагычлар да бар, аңа терлекләр чиратка тезеләләр икән. Терлекчелек биналары буйлап карап йөргәндә, без дә сөендек – якты заллар чиста, сыерлар мул итеп салып куелган азыкны тыныч кына ашыйлар, эчү өчен куелган җайланмалардагы су да чиста. Малларны тук кышлату өчен ике сенаж траншеясе  җиһазландырылган. Авыл хуҗа­лыгы предприятиесендә цифрлаштыру кулланыла, киң танылган программаларның берсе файдаланыла, товарлыклы-сөтчелек фермасына видеокүзәтү урнаштырылган.         

Киләчәккә якты өметләр белән
Һөнәре буенча төзүче булган Айрат Рәис улы күп нәрсәләр хакында хыяллана һәм әзер яңа объект­ны күргәч якты тәэсирләр кичерә, аның киләчәктә тагын да төзү ­нияте бар.  
– Быел 2244 квадрат метрлы тагын бер бозаулар фермасы төзиячәкбез, хәзергә аның нигезе әзер, – дип хәбәр итте ул. – Тимер каркас урнаштырылачак, сэн­двич-панель белән тышлаячакбыз, төзелешнең бәясе  узган ел белән чагыштырганда күп тапкырга артты, әле тагын җайланма сатып алырга кирәк. Ферманы коймалап алу, терлекчелек биналарына килү юлын төзекләндерү дә начар булмас иде, азык үзәге дә бик кирәк.   

Үсемлекчелек
Үсемлекчелек тармагы да кертемнәр таләп итә, чәчү җир­лә­ренең мәйданы 3647 гектар тәшкил итә, көзге һәм язгы сабан, техник культураларны, күпьеллык үләннәр чәчәләр. Хуҗалыкта югары нәтиҗәлелекле техникаларны куллануның барлык әһә­мият­лелеген аңлап, машина-трактор паркын тулыландыралар.     
– 2020 елда ике комбайн, К-742, үзйөрешле сиптергеч, тырмалау агрегаты сатып алдык, – дип исәпләп үтә директор. – Чыгымнар 40 миллион сумнан артык тәшкил итә, ләкин бу моңа торышлы. 

Хуҗалыкта мул уңыш алу өчен орлыклык материалны сайлауга аерым игътибар бүлеп бирелә, минераль ашламаларны җитәрлек хәстәрләп куела, үсемлекләрне чирләрдән һәм корткычлардан сак­лау буенча максатчан юнәлештәге эш алып барыла, чәчү әйләнеше тормышка ашырыла.   
Шикәр чөгендере кебек, шундый югары уңыш бирә торган культуралардан яхшы керем алалар, бу 300 гектарны били. Узган елны, һава торышы начар булган шартларда да, гектардан 400 центнердан артык тамыразык җыеп алынган, быел тагын да күбрәк уңыш алу өмете бар.
Аграрийлар узган елны бөр­теккә кукуруз чәчкәннәр, терлек­ләр өчен протеин күп булган азык үзенең нәтиҗәлелеген, савым артуга тәэсир итеп, ышанычлы рәвештә дәлилләгән: быел кукуруз мәйданын ике тапкырга арттырырга булганнар.    

Һәркемнең керткән өлеше мөһим
Җитәкчелек үз эшчәннәренә кайгыртучанлык күрсәтә – капиталь ремонтланган ашханә бездә соклану уятты, кызу эш өстендә биредә тәмле төшке аш белән 35 кешене тукландыралар, поварлар хуш исле икмәкне  үзләре пешерәләр. Быел икмәкне үзебез үстергән игеннән пешерергә ниятлибез. Хуҗалык җитәкчесе белдерүенчә, үткән елны җыелган игеннең 80 проценты өченче класслы булып киткән, бу аның сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булуын күрсәтә. Ул шулай ук киләчәктә бәрәңге дә үстерергә теләве белән уртаклашты, утырту һәм эшкәртү өчен җайланма бар.    

Авыл хуҗалыгы предприятие­се җитәкчесе әйтүенчә, техника ничек кенә югары җитеш­терүчәнлекле булмасын, җайланма нинди генә функцияле булма­сын, производствода бөтен кол­лективның бердәм хезмәтеннән башка уңышка ирешү мөмкин түгел. Шәхси җаваплылык, уртак эшкә куелган хезмәт өлешеңнең мөһимлеген аңлау тулы күләмдә җитештерелгән продукциянең гаранты булып тора да инде.     

– Предприятиенең уңышлы эшләвенең 90 проценты – бу безнең коллективның тырышлыгы, – ди Айрат Халитов үзенең хезмәттәшләре турында, – мин аларга ышанам, ә алар – миңа. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев