Килдештә яшәүче Николай Кудашовның хезмәт биографиясе электрик белгечлеге белән бәйле
Барсы да армиядән башлана. Николай Аркадьевич Монголиядә элемтә гаскәрләрендә хезмәт итә, шунда электрик һөнәрен дә үзләштерә. Туган авылына әйләнеп кайткач, белгечлеге буенча эшкә урнаша.
Ул тыйнак, үзе хакында күп сөйләргә яратмый. Бүгенге көндә "Авангард" ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиесендә хезмәт куя. Аның карамагындагы территориядә барсы да тәртиптә. Кайвакыт авылдашлары аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр, ә ул бервакытта да баш тартмый, кулыннан килгәнне эшләргә тырыша.
Үрнәк гаилә башлыгы. Хатыны Ирина авыл мәдәният йортында җыештыручы булып эшли, кызы - бухгалтер. Авыл балалары Коля абыйларын мәзәкчән булганы өчен яраталар - теләсә нинди хәлдә дә ул елмаерга мәҗбүр итә.
"Буш вакытым булу белән, китап укырга утырам, - дип сөйли Николай Аркадьевич. - Бигрәк тә элекке, тормыш турындагы китаплар ошый. Дөрес, елның башка фасылларына караганда, кышын вакыт күбрәк".
- Үз эшенең остасы, - дип бәяли "Авангард" ҖЧҖ җитәкчесе Виктор Абрамов, - хуҗалыкның төп эшчәннәренең берсе, ул барлык механизмнар өчен дә җавап бирә.
"Гомерем буе электрик булып эшлим, - ди үзе Николай Аркадьевич, - ә бит бала чактан ук тракторчы булырга хыялланган идем. Хәтта Монастырский училищесында укып, таныклык та алдым, армиягә киткәнче ел ярым корыч айгырны иярләдем. Ә тормышта бөтенләй башкача килеп чыкты, аның үз кануннары шул".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев