Кирәкле товарлар – кулай бәядән
Тәтештә авыл хуҗалыгы ярминкәләрен үткәрү матур гадәткә әверелде, ә яз башында, районда яшәүчеләрнең күпчелегендә кышка җыеп куйган әйберләр тәмамланып килгәндә, мондый ярдәм бик кирәк.
(Тәтеш, 10 март, “Тәтеш таңнары”). Соңгы вакытта күпчелек азык-төлеккә бәяләр арту сәбәпле, район башлыгы Рәмис Сафиуллов авыл хуҗалыгы ярминкәсен үткәрү турында карар кабул итте, анда җирле җитештерүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең һәм күрше районнардан килгән эшмәкәрләрнең продукциясен арзан бәяләрдән сатып алырга мөмкин булды. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары әлеге карарны хуплады.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматлары буенча, якшәмбе ярминкәсендә бодайны 14 сумнан, арпаны – 13 сумнан, солыны – 12 сумнан, кукурузны – 16 сумнан, сыер итен, ат итен – 300-350 сумнан, шикәр комын килосы 60 сумнан сатканнар, сөтнең бер литрын 35 сумнан сатып алырга мөмкин булган. Барлыгы 3 тоннага якын ит һәм 55 тоннага якын ашлык сатылган.
Шәһәрле Наталья ярминкәгә бәрәңге сатып алыр өчен килгән.
– Кибетләрдән сатып алырга кыйммәт, кайдан алсаң яхшы яки начар икәнлеген белеп тә булмый. Ә монда үзебезнекеләр, җирлек кешеләре сата, – дип уртаклашты ул һәм бәрәңге белән бергә кабак та сатып алдым диде.
Ашлык, ит, сөт продукциясе һәм яшелчә белән сәүдә итүдән тыш, сатуда утын, бал, йомырка һәм экзотик товарлар – декоратив йорт куяннары һәм күгәрченнәр дә бар иде.
Сатучылар ярминкәгә җаваплы карау белән бергә иҗади яктан матурлауны да кайгыртканнар: чөнки ул Май чабу атнасының соңгы көненә туры килгәнлектән, сәүдә палаткалары, транспортлар, прилавкалар үзенчәлекле итеп бизәлгән иде.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсе нәтиҗәләре буенча, “Татарстан” хуҗалыгы предприятиесе, “Колос” агрофирмасы һәм Нармонка авылы җирлеге актив катнашканнары өчен дипломнарга, акчалата премияләргә лаек булдылар.
– Ярминкәдә катнашкан, җирле халыкка ярдәм иткән өчен авыл хуҗалыгы җитеш-
терүчеләренә һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә рәхмәтлемен, – диде район башлыгы Рәмис Хатыйп улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев