Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Китаптан – зирәклек, аш-судан куәт алып...

Байраш авылында яшәүче Алсинә Сафиуллина китап дөньясына гашыйк һәм аш-су серләрен яхшы белгән уңган хатын-кыз.

Безнең арада ике төрле дөнь­яны – рухи бай­лыкны һәм йорт­тагы эш-мәшәкатьләрне бер­­­ләш­терә ала белә торган ке­ше­ләр яши. Алсинә Са­фиуллина нәкъ тә менә шун­дыйлардан. Аның тор­­мыш рәвеше заманча хатын-кызның гүзәл­леген, ты­рыш­лыгын һәм эчке дөньясының байлыгын чагылдыра.

Аның өчен китапханә – ул бары тик китаплар саклана торган урын гы­на түгел, ә кы­зыклы очра­шу, күңелле чара­лар һәм яңалыклар алу чыганагы да. Ул ки­таплар, газета-жур­нал­лар укуны җан азыгы дип саный. Аның кызык­сынулары күпкыр­лы: әдәби әсәрләр­нең кайберләре кешеләр йө­рәген аңларга, бериш­ләре үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрне яхшырак төшенергә ярдәм итә һәм кайчак китапларда тор­мышның яңа бизәк­ләрен күрергә була, ди.

Китапханәгә йөрү Ал­синә Са­фиуллинага рух күтә­рен­келеге өсти, бире­дә авыл­дашлары белән җылы әңгә­мәләр кору, фикер алышу аның күңел җылылыгын баета. 

Авыл китапханәчесе Тән­зи­лә Йосыпова әйтү­енчә, Алси­нә ханым аш-суга бик оста булуы, чис­талыгы-пөхтәлеге, китап­ханәгә бик яратып йөрүе, һәрбер чарада катнашуы, авыл­ның иҗтимагый тормы­шында актив булуы һәм газета-журнал­лар укырга, чәчәк­ләр үсте­рергә яратуы бе­лән дә аерылып тора. Бик булдыклы, пешерергә, гөл­ләр, чәчәкләр үсте­рер­гә ярата, бик уңган хатын-кыз безнең Алси­нә, – ди Тәнзилә Нәзир кызы, авыл­дашын мактап. 

Минем өчен ризык әзер­ләү – ул бер төрле иҗат, дип белдерә язма героебыз. Ул гади генә ашамлыктан да телең йотарлык тәмле ри­зыклар ясый белә, ди­ләр байрашлылар. Аның куллары тигән һәр ризык үзенчәлекле тәмгә ия икән.

– Иң тәмле ризык – яхшы кәеф һәм якын­нарыңа бул­ган җы­лы хисләр бе­лән әзер­ләнгәне, – дип бил­ге­ләп үтә Алсинә Равил кызы. 

Алсинә Сафиуллина үр­нә­гендә без рухи бай­лыкны һәм көнкүреш осталыгын ничек итеп бергә берләштереп яши алырга мөмкин булуын күрәбез. Китаптан алган зирәк­лекне ул үзенең гаилә учагын җылытуда кулланса, тәмле ризыклары белән һәр­даим гаиләсен сөен­дереп тора. Алсинә ханым кебек­ләр дөньяны матуррак, тәмлерәк һәм мәгънәлерәк итә, дип әйтү хаклыдыр минемчә.

“Яхшы китап – җанга ши­фа, тәмле ризык – тәнгә куәт,” ди­гән әйтем Алсинә ханым­ның тормыш юлын бик төгәл тасвирлый.

Тән­зи­лә Йосыпова фотосы һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев