Көн саен җитмешләп кеше кабул итәләр
Тәтеш үзәк район хастаханәсендә күчмә маммограф эшли.
Шәһәр һәм район авылларында яшәүчеләргә 30 марттан алып 10 апрельгә кадәр күчмә комплекста маммография узу мөмкинлеге бар.
Маммограф хезмәте “Дәвамлы һәм актив тормыш” илкүләм проекты кысаларында оештырылган.
– Маммография – ул сөт бизен рентгенологик тикшерү, яман шешләрне һәм башка патологияне бик иртә стадияләрдә иң зур төгәллек белән диагностикаларга мөмкинлек бирә. Көненә без 70кә кадәр кеше кабул итәбез, алар, терапевттан юллама алып, диспансеризация уза. Быел иң яшь диспансеризацияләнүчеләр – 1986 елда туучылар, иң өлкәннәре – 1952 елда туучылар. Маммографияне барлык хатын-кызларга 40 яшьтән соң хәтта нинди дә булса борчулы билгеләр булмаганда да үтәргә киңәш ителә. Без снимокка төшерәбез, аларны Казанга җибәрәбез, анда аларга тасвирлама ясыйлар, аннары тикшерү нәтиҗәләре Тәтеш үзәк район хастаханәсенә кайта, – дип уртаклашты рентгенолаборант Резидә Хәнәфи кызы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев