Контракт буенча хезмәт итү турында белделәр
Тәтештә контракт буенча хезмәт итүне хуплау марафоны кысаларында пикет узды.
Шәһәрнең үзәк паркында патриотик музыка астында авыл хуҗалыгы техникумы студентлары Тәтеш районы хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин белән очрашты. Ул яшьләргә контракт буенча хезмәт итү өстенлекләре һәм шартлары, социаль ярдәм чаралары турында сөйләде.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре һәр укучыга тапшырылган агитация материалларыннан хезмәт турында тулырак мәгълүмат алырга тәкъдим итте.

Техникум студенты Алексей Пигилов безнең белән туганы Евгений Подгорныйның Россия армиясе сафларында хезмәт итүе турында уртаклашты.
– Ул инде бер ел махсус хәрби операция зонасында, – диде Алексей. – Абый безнең белән телефон аша сөйләшкәндә, барысы да билгеләнгән тәртип буенча бара, ди. Иптәшләренең бурычларны үтәүләрен, җиңү безнең якта булачагын раслый. Без сугышчыларны хуплыйбыз, алар белән горурланабыз һәм булдыра алганча ярдәм итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев