Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Космик кәеф: «Гагарин ярминкәсе» уңышлы узган

Бидәңге мәктәбендә «Гагарин ярминкәсе» оештырылган.

- Чара булган көнне безнең мәктәп чын күңел ачу һәм иҗат үзәгенә әверелде. Биредә Космонавтика көненә һәм беренче космонавт Юрий Гагаринны искә алуга багышланган «Гагарин ярминкәсе» уздырылды. Укучылар, ата-аналар һәм укытучылар бик күп кызыклы ризыклар әзерләделәр. Ярминкәдә космик сый-нигъмәтләрдән авыз итеп карарга, шулай ук үз кулларың белән эшләнгән эшләнмәләрне сатып алырга мөмкин булды. Балаларга «Космозвездочка» белән фотосессия аеруча истә калды. Ярминкә барысына да яхшы кәеф бүләк итеп кенә калмады, дуслыкның, үзара ярдәмләшүнең һәм яңа ачышларга омтылуның мөһимлеген дә искәртте, - дип хәбәр итә Бидәңге мәктәбе педагоглары.

Фотоны Гүзәл Сәйфетдинова тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев