Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Кулай бәяләрдән товарлар саттылар

Тәтештә Әниләр көне уңаеннан авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

(Тәтеш, 29 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре, шәхси ярдәмче хуҗалык һәм районның авыл җирлекләре башлыклары үз­лә­ренең табигый чиста товарларын тәтешлеләргә кулай бәяләрдән тәкъдим иттеләр. 

Ит продукцияләре палаткалары янында гадәттәгечә сатып алучылар күп җыелды, иген һәм печәнгә сорау зур булды. Сөткә, сөт ризыкларына, яшелчәләргә, елга балыгына сәүдә яхшы ­барды. 

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итүенчә, ярминкәдә сату өчен 1500 килограммнан артык – терлек ите, 200дән артык – сарык ите, 300 килограммга якын – кош ите, 50 тоннадан артык иген, 2000 килограммнан артык шикәр комы алып киленгән, печән белән 6 автотранспорт булган.   

Сатылган продукцияләр район кешеләрен күңелле гаҗәп­ләндерде: бодайны – 10 сумнан, арпаны, солыны – 9 сумнан, кукурузны – 13 сумнан, көнбагышны – 18 сумнан, шикәр комын килограммын 50 сумнан саттылар. Продукцияләрне төяп килүдә 50дән артык автотранспорт ­катнашты. 

Реклама

Районның белем бирү уч­режде­ниеләре вәкилләре тә­тешлеләрне кайнар чәй һәм камыр ризыгы белән сыйладылар, ә районның мәдәният йорты коллективы ярминкәгә килүчеләргә бәйрәм концерты бүләк итте.   


– Ярминкәләрне кал­дыр­мас­ка тырышам, ит сатып алырга киләм. Аны озакка җит­сен өчен, күп итеп алам. Яр­минкәдә сайлау мөм­кинлеге дә бар, кибетләргә һәм базарга кара­ганда, бәяләр дә түбәнрәк. Кем продукциясе икәнлеген дә беләсең: ерактан алып киленмәгән, ә безнеке, районныкы, – дип уртаклашты шәһәрле Зинаида ­Дмитриевна. 

Ярминкә нәтиҗәләре буенча, иң актив катнашучылар билгеләп үтелделәр, болар – Келәш авылы җирлеге, Тәтеш элеваторы һәм “Агро-Союз” авыл хуҗалыгы ­предприятиесе.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев